Казанның кайсы урамына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеме биреләчәге билгеле

Казанның Идел буе районындагы 2нче Газ урамы атаклы эшмәкәр һәм  Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исемен йөртәчәк.

Урамдагы йортларның адрес номерлары сакланып кала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Карар шәһәр документлары һәм хокукый актларының махсус чыгарылышында басылып чыккан.

Айрат Хәйруллин 2020 елның 7 февралендә 49 яшендә һәлак булды.

 


Фикер өстәү