Рөстәм Миңнеханов, Минсәгыйт Шакиров вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең хатыны һәм туганнарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ире Минсәгыйт Закир улы Шакиров вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Асия Камал кызына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Бөтен гомерен туып үскән җиренә хезмәт итүгә багышлаган зур шәхес, гүзәл кеше арабыздан мәңгегә китте, – диелә телеграммада. – Ул, гади халыкның мәнфәгатьләрен яхшы белгән абруйлы, талантлы җитәкче буларак, озак еллар дәвамында республиканың мөһим бурычларын, җирле үзидарәнең катлаулы мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашты, Татарстанны, анда яшәүчеләрнең иминлеген төрле яклап үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Минсәгыйт Закир улы көч-куәте, эшкә сәләте, оптимизм рухы белән аерылып торды һәм бу сыйфатлары аңа хезмәттәшләре, якташлары арасында зур ихтирам-хөрмәт китерде.
Аның мәңгегә китүе – Сезнең өчен, туганнары һәм дуслары өчен, мәрхүмне белүче барча кеше өчен зур югалту. Сезнең, улыгыз Рафаэль һәм кызыгыз Светлананың авыр кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә сезгә ныклык, сабырлык телим.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын”.


Фикер өстәү