Минтимер Шәймиев Эдуард Хәйруллинның әнисенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев журналист Эдуард Хәйруллинның әнисе – Алевтина Хәйруллинага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Ул аның улы республиканың иң талантлы журналистларыннан берсе булуын һәм Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Миңа Эдуард Фәрит улы белән ул «Беренче канал»ның үз хәбәрчесе, соңыннан ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгән вакытта бик күп аралашырга туры килде. Соңгы вакытта ул «Новая Тартария» дигән искиткеч проекты белән барыбызның да күңелен биләде. Безнең күпьеллык хезмәттәшлек игелекле мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашуга нигезләнгән иде», — диелә телеграммада.

Шәймиев шулай ук Хәйруллинны бик шәп журналист, үз эшенә бирелгән профессионал дип атады, һәрвакытта да иҗади фикерләү сәләте һәм киң эрудициясе белән аерылып торуын искәртте.

«Эдуард Фәрит улы безнең күңелләрдә киң күңелле, якты һәм максатка омтылышлы кеше булып калачак», — диде Шәймиев журналистның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашып.

Исегезгә төшерәбез, танылган журналист һәм ТР Президентының элеккеге матбугат сәркатибе 14 апрельдә 55 нче яшендә вафат булды.

54 яшендә Эдуард Хәйруллин вафат булган

/Татар-информ


Фикер өстәү