Бу атнада татарстанлыларны өстәмә ял көтә

Ял көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Татарстанлыларны апрель аенда өстәмә ял көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте искә төшерә.

Шулай итеп, ял көне 21 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Ял көне алдыннан эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.


Фикер өстәү