Дәүләт Советы депутатлары Казахстан халкының кайгысын уртаклашты

10 гыйнварда Казахстанда чуалышларда һәлак булганнар истәлегенә матәм көне уза. Бу җәһәттән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Мәүлен Ашимбаев һәм Парламент Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Халыклар ассамблеясе советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Казахстан Республикасындагы фаҗиганең күп корбаннар китерүенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм, – диелә Татарстан парламенты җитәкчесе телеграммасында. – Тугандаш Казахстаннан кораллы бәрелешләрдә Казахстан Оборона министрлыгының хәрби хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, гади кешеләрнең һәлак булуы турында кайгылы хәбәрләрне зур кызгану хисе белән күзәтеп барабыз. Ил эчендәге сәяси вазгыятьнең тиз генә вакыт эчендә тотрыклылануына ышанабыз. Һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарына – бу авыр көннәрне үткәреп җибәрү өчен түземлек һәм бик зур көч, зыян күрүчеләргә – тизрәк савыгуларын, Казахстандагы барча кешегә – тынычлык һәм татулык телибез».

Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Римма Ратникова да Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына барып, бу ил халкының кайгысын уртаклашты.


Фикер өстәү