Алинә Сафиуллинага көтелмәгән бүләк

Татар эстрадасы җырчысы Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Җырчыны котлап, аның белән элемтәгә кердек.

– Күптән түгел шалтыратып әйттеләр. Күңелем ышанып та бетми әле. Бу зур исемне алуыма чиксез шатмын. 16 елдан артык сәхнәдә мин. Иҗатымны зур бәя бирү– алга таба тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә көч бирә, – ди ул.


Фикер өстәү