«Омикрон» килеп җитә

Россияне Казахстан белән уртак чик һәм уртак икътисади багланышлар гына түгел, халыкларның матди хәлендәге охшашлыклар да якынайта. Казахлар матди яктан бездән бик аз гына түбәндәрәк яши. Шул ук мотор газына бездә бәяләр төрле төбәкләрдә 26 сумнан 37 сумга кадәр йөри. Җитмәсә Россия АКШ һәм Европаның көчле басымы астында: санкцияләр бугаздан тоткан, хәрби конфликт куркынычы зур. Болар барысы да бездәге халыкның социаль хәленә зур йогынты ясый. Әмма әлегә Мәскәү кыенлыклар урманы эченнән уңышлы гына бара кебек. Көнбатыш блок белән сөйләшүләр өстәле әзер инде. Путин яңа гына матбугат конференциясендә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча чиновникларга әмерләр бирде, казах тәҗрибәсен дә, мөгаен, искә алгандыр.

Бездә әлегә «омикрон» штаммы социаль һава торышын билгеләргә җыена кебек. Көнбатышта инде чир мәйдан тота. Израильдән коронавирус җиде чакрымлы адымнар белән һөҗүм итә дигән рәсми хәбәр алынды. Шимбә көнне иртән анда 17 мең 521 кешедә чир ачыкладылар. Халык саны ягыннан Татарстаннан ике тапкыр тирәсе генә зуррак булган төбәк өчен котчыккыч саннар бу. Күрәбез, «омикрон»га вакциналар да, тыюлар да чик түгел.

«Российская газета»ның дүшәмбе саны бездә дә инфекциянең Европадагы кебек шартлаулы рәвештә таралуы көтелүен хәбәр иткән язма бирде. Түбән Новгородта һәм Петербургта чит илләргә чыгып йөрмәгән кешеләрдә күпләп «омикрон» табылды инде. Димәк, чир «үзебезнеке»нә әйләнеп килә. АКШта бер көнгә 600–700 мең кеше, Италия кебек кечерәк илдә 200 мең кеше чирләвен исәпкә алсак, пандемиянең бездәге адымнары ничегрәк булачагын чамаларга мөмкин. Бер нәрсә өметләндерә: чир күпчелек очракта җиңел уза. Әмма берән-сәрән үлем очраклары да бар. Израильдә, мәсәлән, бер авыруда ул йөрәк чире – миокардит китереп чыгарды. Әмма миокардит, гадәттә, вакцинаның начар тәэсире буларак та күзәтелә, шуңа күрә гыйбри пациентының хәлен кайсы начарайтканын төгәл белеп булмый.

Россия табибы Анча Баранова «омикрон» давылының кискен булып, әмма тиз узып китәсенә өметләнә (Африка һәм Латин Америкасында ул шулай), вәләкин Россиянең географик үзенчәлекләре темпның акрынрак булуына да китерүе ихтимал дип әйтә. Бердәнбер саклану чарасы – социаль активлыкны киметү. Әмма алдагы тәҗрибә күрсәтә: дулкыннан читтә калу мөмкин түгел диярлек.

Пандемия хәзер грипп эпидемиясен хәтерләтә. Илкүләм берничә йөз мең кешенең берьюлы ятакка авуы элекке елларда була торган хәл иде. Ковид-19 белән саубуллашу аккорды булса иде инде бу соңгы өянәк.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү