Санкцияләр эшләми, әмма… тешли

Махсус хәрби операциянең беренче канонадалары яңгырап та өлгермәде, башында Вашингтон торган Көнбатыш илләре Россиягә моңарчы беркемгә дә кертелмәгән масштаблы санкцияләр кертте. Илнең халыкара түләүләр системасы SWIFTтан өзелүе үзе генә дә бар икътисадны аяктан егарга тиеш иде. Бу кадәресен Кремльдә дә көтмәделәр. Мәскәү вазгыятьне төзәтергә тырышты, Киевны беренче атнада ук сөйләшүләр өстәле янына чакырды. Ике як шунда килешеп, үзара кул кысыша алса, кырыс санкцияләр дә акрынлап алынасы, бик күп югалтулар да булмый каласы иде. Әмма сөйләшүләр өстәле көтелгән нәтиҗәне бирмәде

Беренче каушау үтте, Россия җитәкчелеге күрде: санкцияләр бик әллә ни зыян салмый. Әйе, 300 миллиард доллардан артык Россия акчасы чит илләрдә бикләнеп калды, әмма углеводородларга, бигрәк тә газга котырган бәяләр югалтканнан күбрәк табыш бирә иде. Күккә омтылган доллар курсы кире төште, илгә импорт товарлар агымы да кимемәде. Хәтта сату тыелган югары технологияле комплектлаучы детальләр дә урау юллар белән булса да килеп җитә иде. Дөрес, Көнбатыш автомобильләре, японнарның атаклы автобрендлары безнең базарларны ташлады, алар урынына кытай автомобильләре агылды. Әмма хәл түзәрлек иде. Өзделәр дигәч тә, SWIFTтан файдаланучы банклар калды барыбер, чөнки Европага бездән нефть һәм газ сатып алырга кирәк иде. Россия ягы өчен начарлык яхшылыкка әверелде, Мәскәү триумф кичерде, Көнбатыш исә фиаско ачысын татыды. Бу хәтәр уенда Кытайның аркадашлыгы аеруча нык сизелә иде. Төрекләр дә җилкә куйды. Урта Азия республикалары исә Россия файдасына Көнбатыш товарларын импортлауны дистә тапкырларга арттырды. Алар сатып алган товарлар Европадан Азиягә үк барып та тормый, Россиядә генә бушатылды.

         Брюссель һәм Вашингтон санкцияләр штамплаудан туктамады. Мәскәү тыюлар лабиринтыннан виртуозларча оста үтеп торуын дәвам итте. Россиядә тормыш дәрәҗәсе төшмәде диярлек, җитештерү дә мәтәлчек атмады. Халыкара валюта фонды быелга да Россиядә 3,2 процентлык үсеш булыр дип фаразлый. Бәяләр күтәрелде инде, нишләтәсең. Инфляциядән риза булмаучылар Аргентинага барып яшәсеннәр… яисә Төркиягә. Менә аларда ул инфляция һәм девальвация темплары!

         Санкцияләрнең зыян сала алмавының берничә мөһим сәбәбе бар. Көнбатыш шунда ук Россия чималыннан, бигрәк тә углеводородлардан баш тарта алмый, бу мөмкин түгел иде. Икенчедән, Көнбатыш йогынтысыннан чыккан «дус илләр» пәйда булды һәм Мәскәү белән бик теләп аркадашлык иттеләр. Россия чималы аларга арзанга төшә, ә үз товарларын кыйммәткәрәк аткара алалар. Арзангарак төшә дигән сүзне ачыклыйк бераз. Чимал бәяләре югары тору сәбәпле, Көнчыгышка арзангарак сату Россия казнасына алай зур зыян салмады. Санкцияләр булмаса, халыкара базарда бәяләр түбәнрәк булыр иде, шулай булгач, югалту юк дәрәҗәсендә дип юанырга нигез бар. Көнбатышның үз бизнесы да Россиядән аерылырга бик теләмәде. Бизнес – җинаятьчелек кебек үк интернациональ күренеш, чикләрне танымый, табыш хакына тыюларны әйләнеп тә үтә. Менә бу факторлар бәйрәм бетмәс дигән эйфория тудырды. Тантана мондый ук масштаблы булыр дип Кремльдә дә көтмәгәннәр иде хәтта.

         Көнбатышның сәясәт акулалары тынычланмады ләкин. Астыртын карарлар штампланудан һәм ишәйтелүдән һич туктамады. Каршы як бик зур бонуска өметләнә, җиңә калса, чималга бай Россия базары аларныкы булачак, бик күп трофейлар кулга төшәчәк. Шуңа вакытлы югалтуларга түзелә. Башта Россиянең углеводородларын алудан баш тарттылар. Газ, нефть, нефть продуктлары Европага агымнарын бик нык саегайтты. Баш тарттылар дип, безнең ягулыкны яга алар барыбер, әмма өченче илләр аша ала. Беренче карашка, юләрлек инде. Турыдан-туры Россиядән алсаң, арзангарак төшәчәк... Ләкин хәзер нәтиҗәләргә карагыз. «Газпром»ны 1 триллион сумлык зыян көтә. Ташкүмер сатучылар ярты триллион сумга якын зыянга эшли башлады. Соңгыларының югалтулары алдагы ике елда алган табышны узып китә. Энергетика компанияләренең югалтуларын каплауның ике генә юлы бар: а) бюджеттан дотациялисең, ә) эчке базарда бәяләрне күтәрәсең. «Ә» дигән пунктны ачыклыйк. Нәрсә генә әйтмәгез, без бик арзанга ягабыз. Мин менә Бишкектән хәбәрләр алам. Урамда һава температурасы бездәге төсле диярлек, ә кунакханәләр ягылмый. Төрекләр кыш буе өйләрендә өскә калын киеп йөри, чөнки фатирны җылыту бик кыйммәткә төшә. Болардагы бәяләрне бездә куйсаң, без бар эшләгәнебезне җылылыкка тотып бетерәчәкбез, чөнки кыш чагыштыргысыз салкын. Безнең йортларның җылысын моңарчы европалылар дотацияләде, хәзер ул юк.

         Башка тарафларда эшләр әйбәт барса, казна дотацияләр газ бәясен, әмма санкцияләр скрипкасында уйнаучылар музыканы көчәйтә. Дус илләр белән сәүдә итү кыенлаша. Дөньяның иң куәтле державалары исемлегенә кереп баручы Кытай соңгы айларда бездән акча алмый һәм акча кайтармый башлады. Чин банкларының санкцияләргә кушылуы аңлашыла: Көнбатыш базары Россиянекенә караганда күп тапкырларга масштаблырак. Күк асты иле болай да катастрофа бүрәнкәсенә кереп бара. Көнбатыш белән араны бозса, һәлакәт котылгысыз. Үзләре өчен зур зыян салынуга карамастан, төрекләр дә Көнбатыш музыкасына бии. Әнкарадагы Россия илчесе Алексей Ерхов бер-ике көн элек кенә төрек банклары белән килешү омтылышының барып чыкмавын сызланып әйтте. Ә россияле туристлар күпме табыш китерә иде Төркиягә, Россия бизнесы күпме инвестиция ясады төрек икътисадына!

         «Дус илләр» белән сәүдә тукталмас, билгеле. Ике юл кала: акчаны капчыклар белән ташу һәм бартер. Икесе дә зур проблемалар тудырачак. Бәрәңгене өреккә алыштырганым бар минем туксанынчы елларда. Оттырышлы ысул. Аннан соң бартердан салымны ничек түлисең? Күлмәк җиңе беләнме? Менә шул шул. Кыскасы, безне матди кыенлыклар көтә. Санкцияләрнең яңа лабиринтыннан чыгу җиңел булмаячак.

         Россия финанс түрәләренең йөзендә караңгылык. Хәлнең җитдилеген менә шуннан аңлагыз. Проблемаларның башка йомгагы да бар әле. Алары турында башка вакытта.


Фикер өстәү