«Хатыны тәмам туя иренең бу гадәтеннән…»

Кайбер нәрсәләрне күз алдына китерсәң, бик кызык булып тоела. Андый нәрсәләр адәм рәтле бер кеше белән дә була алмыйдыр кебек. Бар бит инде шундый сәер затлар…

Менә бу танышларымның ике песие бар. Берсе ак, икенчесе кара. Кара песиләрен кечкенә малайлары урамнан табып алып кайткан, юындырганнар, ашатканнар-эчерткәннәр, шуннан чыгарып җибәрергә итсәләр, малайлары пыр тузынган. Елый, кычкыра, көйсезләнә… Песи урамнан табылган булса да, бала үзеңнеке бит инде, каршы килеп булмый. Кызганыч. Сабыйның насырын кортудан да авыррак нәрсә юк. Калдыралар песине. Бераздан теге песи, үзенең ышанычлы кулларда икәнен аңлап, кыюланып китә. «И-и, бигрәк матур песи булган икән, ярый калдырганбыз әле», – дип сөенешә өлкәннәр.

Икенче песине әниләре алып кайта. Базардан да, затлы урыннардан да түгел. Урамнан. Монысы да – өтәләп беткән кечкенә бер нәрсә. Туры карасаң, күзең сукыраерлык. Ә менә тавышы… Күңелнең бөтен тишек-тошыкларын айкап, ачы яшьләр булып, күздән чыга торган. Хатын берничә тапкыр моны юл читендә калдырып китәргә тели, тик миһербанлылыгы өстен чыгып, кире борыла. Һәм сумкасына салып, өенә алып кайта. Иренең күзе маңгаена менә. Хәзер песиләр икәү булды лабаса. Тик берни дә кылып булмый, акыллы ир мондый гына вак-төякне аңлый белергә тиеш. Өстәвенә хатыны да: «Өйдә ак мәче белән кара мәче бергә яшәсә, гаилә тату була, күңел тынычлыгы килә икән», – дип тора. Иргә булсынмы, хатынгамы, гаилә татулыгы белән күңел тынычлыгы беркайчан да артык түгел. Моның хакына бер көтү песи асрарга да разый булырлык. Тик шулай да ир ырым-шырымнардан хәбәрдар бер танышыннан сорамый кала алмый. Ә тегесе шаянрак кеше дә булып чыга.

– Хатының дөрес әйтә, чынлап та шулай, – ди ул. – Ә менә җирән песи дә алып җибәрсәгез, акча проблемасы да юкка чыгар.

Моны ишеткәч, ир ничек чыгып чабуын да сизми кала. Гади кеше инде ул, акчаны, чынлап та, җиткерә алмыйлар. Кредитлар, ипотека, кирәкле чыгымнар, кирәксез чыгымнар. Һәм хәләл хезмәт хакы. Ир чыккан уңаена урам буйлап җирән песи эзләп китә. Күңеленнән генә теге танышының сүзләрен кабатлый: «Хезмәт хакын өйгә алып кайткач, иң башта җирән песине шул акчалар белән сыпырырга кирәк…»

Урам буеннан таба алмый. Базарга барып, ару гына бәягә сатып ала җирән песине. Аны зарплатасыннан да кадерлерәк итеп өенә алып кайта. Хәзер инде хатынының күзе маңгаена менә. Бер фатирда өч песи була бит! Тик берни дә кылып булмый, акыллы хатын иренең мондый гына кимчелекләрен гафу итә белергә тиеш. Өстәвенә ире дә: «Хәзер безнең өйдә бернинди дә кытлык булмаячак, – дип тора, – Акчага интегү бетте хәзер». Мондый хәлдә каршы килеп буламыни! Хатыны, елмаеп: «Җаным, нәрсә, әллә урлашып була торган яхшы эш таптыңмы?» – дип кенә сорый да ире баш чайкагач, кулын селти.

Соңрак үкенә инде. Чөнки ире песиләр караучыга әверелә. Үзе ашата, үзе эчертә, артларыннан җыештыра. Өстәвенә хезмәт хакы алып кайткан көнне элеккечә сыраханәгә кагылып, аннан соң кибеттән арзанлы ризык җыеп йөрми, ә иң тәмле песи ризыгы алып кайта. Ашата бу песиләрне. Аннан соң бөтен акчасын өчесенең дә сыртына ышкып чыга. Шул рәвешле һәр купюраны песи белән иркәли. Аннан соң акчаларын матурлап төреп, хатынына тоттыра.

Шабашка-фәлән килеп чыкса да, лотереяда катнашып, ун-егерме сум отса да шулай итә. Хатыны тәмам туя иренең бу гадәтеннән. Башта ул: «Әллә психка әйләндеме бу?» – дип шикләнә, аннан елмаеп карый башлый, аннан күнегә. Акыллы хатын шулай эшләргә тиеш, чөнки теләсә кемнең теләсә нинди зарарсыз сәерлегенә күнегеп була.

Ләкин иң сәере әле бу түгел. Вакыт узып тора. Өч песиләре янына хәзер инде өч балалары бар. Бу гаилә инде менә ничә ел буена тату булып, күңел тынычлыгында яши. Акчага да мохтаҗлыклары юк.


Фикер өстәү