Алексей Песошин Татарстанда тәүге чүп ягу заводының кайчан төзелеп бетәчәген әйтте

Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты. Депутатлар Хөкүмәт җитәкчесеннән Осиновода сафка басарга тиешле чүп ягу заводында эш барышы турында да сорады.

“Кызганыч, әлегә төзелеш эшләре без теләгән һәм республикада без ияләшкән дәрәҗәдә яхшы бармый. Инвестор җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклар белән очрашты. Бүген биредә җиһазлар монтажлый башлауга кадәр башкарылырга тиешле барлык эшләр төгәлләнгән. Бу – барлык планлаштырылган эшләрнең якынча 25 процентын тәшкил итә”, – диде Алексей Песошин.

Аның сүзләренә караганда, шушы арада гына республикага заводны җиһазлар белән тәэмин итү тәкъдиме белән Кытайда вәкилләре килеп киткән. “Инвестор яхшыга өметләнә торган кеше. Ул төзелеш эшләрен 2025 елның азагында тәмамларга ниятли”, – диде Премьер-министр.


Фикер өстәү