Песошин парламентның 19 апрельдәге утырышында Хөкүмәт эше турында хисап тәкъдим итәчәк

19 апрельдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышы уза. Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итәчәк. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Без ел саен утырышның көн тәртибенә республика Хөкүмәтенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны кертәбез. Бу алда торган утырышта төп мәсьәлә булачак. Хөкүмәт вәкилләре парламент комитетлары, фракция утырышларында докладлар белән чыгыш ясады», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, депутатлардан хисап буенча 47 сорау килгән. «Депутатлар зур кызыксыну белдерә, бу алар биргән сорауларда да күренә. Сөйләшү кызыксындырырлык булыр дип ышанам. Премьер-министр да депутатлар куйган барлык сорауларга җавап бирәчәк», — дип искәртте парламент башлыгы.

Ул узган ел, кыенлыкларга да карамастан, Татарстанның торак һәм юллар төзүдә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә, төбәк һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. «Хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килештерелгән эше республикага потенциалын файдаланырга һәм шундый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – уртак тырышлык белән агымдагы актуаль мәсьәләләрне хәл итү», — дип белдерде ул.

Дәүләт Советының илле өченче утырышы көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә кертелгән. ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны парламентка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган. «Ул башта парламентның барлык комитетлары утырышларында каралды һәм Дәүләт Советы утырышларында фикер алышу өчен әзер», — искәртте Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Беренче укылышка республиканың биш закон проекты әзерләнгән, алар тарафыннан Муниципаль хезмәт турында ТР кодексына, шулай ук дәүләт милкен хосусыйлаштыру, күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, парламентарийлар ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты хисабын тыңлаячак. Хисапта 2019 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәрге чорда башкарылган эш турында сүз бара.

Шулай ук Татарстанның өч җәмәгать судьясын сайлау өчен кандидатураларны һәм алты федераль закон проектын карау ниятләнә.

 


Фикер өстәү