Шәмси ага мәктәбе. Легендар мөхәррир Шәмси ага Хамматовның тууына – 105 ел

Чирек гасыр дәвамында «Социалистик Татарстан» дип аталган гаҗәеп «йөк»не тарткан, аның тиражын 300 мең данәгә җиткергән легендар мөхәррир Шәмси ага Хамматовның тууына 105 ел.

Затлы әйбернең кадере, аны югалткач, бермә-бер арта. Гали дә, шул ук вакытта бик гади дә бу шәхес турындагы истәлекләрне, хәтер-хатирәләрне барлап утырдым да шундый фикергә килдем. Аны искә төшерү, сагыну хисе, күрәсең, тормыш юллары кисешкән күп кешенең җанын талкый, сораулар тудыра. Мондый халәт бик күпләрне кулларына каләм алырга мәҗбүр иткән һәм итә. Шәмси ага турында фикер белдерергә омтылучыларның кайберләре инде бакыйлыкка күчкән.  Әмма аларның киләчәк буыннарга җиткерергә теләгәнфәлсәфәсе бүген дә бик актуаль.  

Ислам Әхмәтҗанов, Хамматов шәкерте,Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры (1992–1999 елларда)

Бәхәсче газета

Без еш кына: «Узган гасырның 80 нче еллар уртасында илдә үзгәреш җилләре исә башлады», –дип сөйләргә яратабыз. Бәхәсләшмим, шулайдыр. Әмма кайбер җирдә, аерым алганда, татар матбугатында Шәмси ага мөхәррирлегендә чыккан «Социалистик Татарстан» газетасында бу җилләр байтак алдан исә башлаган иде инде. Шәмси ага «Социалистик Татарстан» газетасын татар халкының мөгаллименә, киңәшчесенә, фикердәшенә һәм кайчакта аның бәхәсчесенәәйләндергән иде.

Хәлим Гайнуллин, Хамматов шәкерте, «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары мөхәррире (1985–2002 елларда), «Хокук һәм хәят» журналы мөхәррире (2002–2010 елларда)

Бу егетне отып кал

Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта армия хезмәте үтеп кайттым. Шәмси ага Хамматов мине «Социалистик Татарстан»га эшкә алды. Яшь көчләр кирәк. Журналистиканың киләчәгенә битараф булмаган, үзе дә университетта каләм тибрәтүчеләр белән дәресләр алып барган Шәмси ага Хамматов кемнең каләме өметле икәнне елдан-ел күзәтә килә, ошаганнарны үз кул астына – республиканың иң мәртәбәле газетасына эшкә ала. Эшкә керүнең беренче көннәрендә үк Шәмси ага белән фотога төшәргә туры килде. Шунда ул фотографка болай диде: «Менә бу егетне отып кал, киләчәктә ул үзе баш редактор булып эшләячәк…»Шәмси ага һәрберебезне шулай очындырып эшләтә белә иде.

Габделбәр Ризванов, Хамматов шәкерте, «Ватаным Татарстан»да эшли башлавына 52 ел.

Тылы нык булды

Шәмси Хәбибуллович белән танышуыбыз университетның журналистика бүлегендә белем алган вакытта булды. Ул интернационализм, аның матбугатта яктыртылышы темасына дәресләр алып барды. Курста Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Украинадан, Чувашиядән, Удмуртиядән килгәннәр дә бар иде. Һәрберебез белән аерым-аерым әңгәмәләр корды. Безне, Ислам Әхмәтҗанов, Габделхак Шәмсетдинов, Факил Зәйнагытдинов, Мисхәт Төхфәтуллинны һәм мине «Социалистик Татарстан» газетасына кунакка да чакырды, редакциягә буш кул белән түгел, язмалар алып килүебезне үтенде. Шулай итеп без әкренләп-әкренләп ул вакытта Бауман урамында урнашкан редакциягә юл салдык.

Шәмси аганың тылы бик нык иде. Үзе кебек үк ярдәмчелләр, җор теллеләр, сүзгә – кыска, эшкә осталар. Шәмси Хәбибуллович уңай фикерен дә, тәнкыйтен дә юморга төреп җиткерү сәләтенә ия иде. Коллективта аңа инде тулысынча күнегеп беткәннәр, яшь буын – без дә үз иттек, вакыт-вакыт аныңча кылана да идек. Шөкер, коллективтагы ныклык, бердәмлек, һөнәри осталык буыннанбуынга күчеп килә, хәзер дә саклана һәм нәтиҗәле дәвам итә.

Габделхак  Латыйпов. Балтач районы «Социалистик Татарстан» хуҗалыгында күп еллар башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләгән

Юньле газетага – юньле колхоз

1967 ел иде. «Социалистик Татарстан»газетасының ул чактагы редакторы Шәмси абый Хамматов, безнең районга килгәч, райкомда: «Егетләр, берәр юньлерәк колхозга газетабызныңисемен бирик әле», – дигән. Шәмси абый – ул чакта обком бюросы члены, дәрәҗәсе бик зур. Аның теләгенә каршы килү түгел, сөенә-сөенә риза булалар. Шулай итеп, без «Социалистик Татарстан»газетасы исемендәге колхозга әйләндек. Ул елларда газетаның абруе шулкадәр зур, бу коллектив белән аралашу безгә дә дәрәҗә, абруй өсти иде. Ә инде Шәмси абый кебек редактор белән дустанә аралашу бик күпләрнең хыялы булса да, ул бик азларга тәтеде. Шунысын да әйтергә кирәк: без дә газета исеменә беркайчан тап төшермәдек: колхозыбыз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, дүрт тапкыр – СССР, бер тапкыр РСФСР күләмендәге Күчмә байраклар алдык, хуҗалыкның исеме ике тапкыр Бөтенсоюз Мактау тактасына кертелде, төрле дәрәҗәдәге ВДНХ дипломнарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдык. Мондый уңышларга ирешүдә безгә, Шәмси ага Хамматовҗитәкчелегендәге журналистлар коллективы көч өстәде.

P.S. Харис Галимуллин җитәкчелегендәге күмәк хуҗалык, үз чиратында, журналистлар арасында бәйгеләр оештыра, җиңүчеләргә  премияләр тапшыра.

Марат Әмирханов, Хамматовның хезмәттәше, фикердәше

«Әмирханов, үземнән беләм…» 

Шәмсемөхәммәд Хәбибулла улы беренче карашка, буй җитмәс биклектә булып күренсә дә, тормышта искиткеч кешелекле инсане гали, вазыйфасындачып-чын демократ иде. Миңа аның белән 19701983 елларда бергә эшләү бәхете насыйп булды. «Хамматов мәктәбе»н үттем дип, әле дә булса горурлык кичереп яшим.

Без икебез дә хезмәт юлыбызны укытучы-педагог булып башлаган белеклеләр. Бер ел да үтмәде:

Әмирханов, үземнән беләм: укытучы ул беренче чиратта, җәмәгать эшлеклесе. Тәҗрибәң бар, депутат булып та сайлангансың, профсоюз оешмасын җитәкләргә алын, – диде, – аннан тагын күз күрер.

Аннан тагын… бер елдан мин партия оешмасы секретаре идем инде. Шәмси абый ялга чыкканчы шул йөкне тартырга туры  килде. Дистә елдан артык берөзлексез. Бурычымтәрбия чараларын оештыру һәм иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген координацияләү (партия оешмасы, профсоюз, башлангыч журналистлар оешмасы… Кыскасы, ДОСААФка кадәр бар иде).

Редакторыбыз коллектив, журналистлар мәнфәгатьләренә мөнәсәбәтле барча мәсьәләләрне дә, гаилә, балалар тәрбияләү кебек шәхси вазыйфаларны да кертеп, шушы оешмалар катнашында, аларның тәкъдимнәре нигезендә хәл итә иде.

Төп игътибар, әлбәттә, журналистларның профессиональ камиллекләрен үстерүгә булды. Һәр елны яшь журналистларны Мәскәү, Ленинград югары партия мәктәпләренә укырга җибәрә идек. Бүлекләрдә эшләүче белгечләрнең барысы да диярлек ике югары белемгә ия иде. Бәгъзеләре республика дәрәҗәсендәге постларга күтәрелде. Минем чорда, мисал өчен, Гарәф Шәрәфетдиновкитап нәшриятына директор итеп билгеләнде, Флорид Әгъзамов университетта журфак деканы, Рәшит Зәкиев «Чаян» журналы редакторы, Ислам Әхмәтҗанов матбугат министры, Хәлим Гайнуллин «Шәһри Казан» газетасы редакторы, Илдар Низамов тел белгече, профессор булды…

Шәмси Хәбибуллович, оста җитәкче булу өстенә, бик гадел вә тыйнак кеше дә иде.

Совет чорында Журналистлар оешмасы иҗади оешмалар регистрына кертелмәгән иде. Шунлыктан, рәсми премиясе дә юк иде. Татарстан журналистлар оешмасы җитәкчесе буларак, Хамматов, югарыдагыларның ишекләрен кага-кага, Хөсәен Ямашев исемендәге премияне булдыруга иреште. Кызганыч, ни сәбәпледер, аны бетерделәр генә.

Без Шәмси абыйның үзен әлеге премиягә тәкъдим итәргә тырышып караган идек, теше-тырнагы белән каршы килде, пенсиягә чыккач кына ризалашты. 1985 елда ул премияне икебез бергә алдык.


Фикер өстәү