Эшсезлек күрсәткече иң югары дәрәҗәдә булган районнар билгеле

Лаеш, Чистай һәм Тәтеш районнарында – эшсезлек иң түбән дәрәҗәдә.

Март аенда Татарстанда эшсезлек 0,19 процент тәшкил иткән. Февраль аендагыга караганда түбәнрәк күрсәткеч бу. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган айда буш вакансияләр саны – 53,068, шул ук вакытта эшсезләр саны – 3 879 булган.

Март аенда Яңа Чишмә, Теләче һәм Түбән Кама районнарында эшсезлек иң югары дәрәҗәдә теркәлгән. Бу җәһәттән иң түбән күрсәткечләр – Лаеш, Чистай һәм Тәтеш районнарында.


Фикер өстәү