Татарстан эшсезләр саны иң аз булган төбәкләр унлыгына кергән

Июнь–август ае йомгаклары буенча Татарстанда эшсезлек 4 процентка арткан (узган елдагы шушы ук чорга караганда 0,8 процентка күбрәк). Шул ук вакытта республика эшсезлек иң түбән дәрәҗәдә булган Россия төбәкләре рейтингында 8нче урынга чыккан. РИА “Новости” үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Быел җәен илдә эшсезләр саны эшкә сәләтле халыкның уртача 6,3 процентын тәшкил иткән (бу күрсәткеч узган елдагы белән чагыштырганда 1,9 процентка үскән). Эшсезлек иң аз дәрәҗәдә булган төбәкләр: Ямал-Ненец автономияле округы (2,5 процент), Мәскәү (2,7 процент), Ханты-Манси автономияле округы (3,2 процент), Санкт-Петербург (3,6 процент), Камчатка (3,6 процент).
Эшсезлеккә бәйле хәлләр бигрәк тә Ингушетиядә (30,7 процент), Тыва (22,3 процент), Чечня (21,7 процент), Төньяк Осетия (16,3 процент), Дагыстан (16,1 процент) һәм Кабарты-Балкарда (15,4 процент) киеренке.
Июнь-август айларында эш эзләүгә уртача 5,9 ай вакыт исраф ителгән. Шул ук вакытта августка кадәр эшсезләргә үзләренә кулай эшне 12 ай һәм аннан күбрәк вакыт дәвамында эзләргә туры килгән.


Фикер өстәү