Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Дмитрий Артюхов Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.

Аннары Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында яклар төбәкара хезмәттәшлек һәм Татарстан белән ЯНАО арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Ямал-Ненец автоном округы безнең ил үсешенә зур өлеш кертә, бу регионга газ, нефть чыгаруның 80 проценттан артыгы туры килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюховны 21-24 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Weeek цифрлы форумында катнашырга чакырды.

«Ямал-Ненец автоном округы  — күпмилләтле төбәк. Округ территориясен үзләштерү чорында бөтен илдән белгечләр тырышып эшләде. Татарстан үз өлешен кертте, һәм безнең гадәттәгечә республикадан чыккан кешеләр күп, алар хәзер төрле тармакларда эшли», — дип белдерде Дмитрий Артюхов.

«Татарстан вертолет техникасын җитештерү белән дан тота. Ул безнең төньякта бик кирәк, һәм паркны даими яңартырга кирәк. Республикада иң ышанычлы МИ-8 машиналары эшли. Ямал компаниясе күптән түгел тагын дүрт машинага контракт төзеде», — дип сөйләде ЯНАО губернаторы.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Ямал-Ненец автоном округы, Ханты-Манси автономияле округы — Югра һәм Саха (Якутия) Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре Казан федераль университетының (КФУ) Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында квалификацияне күтәрү өлкәсендә белем алалар. «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм дәүләт идарәсе технологияләре » программасы буенча белем алу 8-10 июньдә узачак.


Фикер өстәү