Быелгы җәйдә яңа пособиеләр түләнә башлый

Бу җәйдә пенсионерларның кайбер категорияләре, балалы гаиләләр, шулай ук көмәнле хатын-кызлар яңа социаль түләүләргә яки инде билгеләнгән пособиеләрнең артуына өметләнә алачак. Urvista юридик компаниясе генераль директоры Алексей Петропольский «Прайм» агентлыгына шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Аларның иминият пенсиясе 300 сум чамасы арта.

Август аенда 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр балага унар мең сум акча алачак.

1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә басарга өлгергән хатын-кызлар 6350 сум пособие алачак. 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрне 5650 сум күләмендә айлык пособие түләнәчәк.

 


Фикер өстәү