Ярдәм берләшә. Универсаль пособие түләнә башлаячак

Киләсе ел башыннан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие түләнә башлаячак. Яңа төрле ярдәм түгел ул. Моңарчы булганнарын берләштереп түли башлаячаклар.  Универсаль пособие 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

– Пособие  гаиләдә җан башына тиешле керем яшәү минимумыннан түбән булган хатын-кызларга, 17 яшькә кадәрле бала үстерүчеләргә билгеләнә. 2023 елда яшәү минимумы  12 мең 219  сум булыр дип фаразлана. Пособиене билгеләгәндә,  гаиләнең еллык кереме исәпләнәчәк. Әйтик, 12 мең 219 сумны 12 айга тапкырласаң, 146 мең 628 сум килеп чыга. Әгәр гаиләдә 4 кеше яши икән, бу сумманы 4кә тапкырлыйсы була. Керемегез килеп чыккан суммадан азрак икән, сез дәүләт ярдәменә өметләнә аласыз, – ди Эдуард Вафин.

8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга бирелә торган пособиене билгеләгәндә исә айлык хезмәт хакы, эшмәкәрлектән кергән табыш гына түгел, пенсия, стипендия, милек, торак саткан, арендага биргәннән кергән акча, кертем буенча процентлар да исәпкә алыначак. Бу очракта машина, гараж, җирләр дә исәпкә алына. Мондый байлыгы булганнар пособиегә исәп тота алмый.

Очрашуда илдәге вазгыятьне күз уңында тотып та сорау бирүчеләр булды. Әйтик, күп кенә бала үстерүче әниләр ирләрен махсус операциягә озатты. Кайберләренә инде  хезмәт хаклары, дәүләт ярдәмнәре килә башлады. Әлеге акча гаиләнең табышы булып саналамы? Пенсия идарәсе белгечләре ул акчаның исәпкә алынмаячагын белдерде. Әмма 2023 елда ниләр буласын алдан әйтә алмауларын да җиткерделәр.

Шунысы да бар: әлеге пособиене алу өчен ирнең дә, хатынның да эш урыны, кереме булу кирәк. Эшләмәгән очракта нишләргә? Эдуард Вафин, андыйларның кулында белешмә булырга тиеш, ди. Ул бала белән декрет ялында яки авыру тәрбияләп эшли алмау турында булырга мөмкин. Җитәкчеләр, ярдәмгә мохтаҗ  булган берәү дә читтә калмаячак, дип ышандыра.

Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 11 мең 852 сумны тәшкил итә. Пособие күләме шуңа карап билгеләнә. Әлеге ярдәмне кемгәдер – 50, кайберәүләргә – 75, бик авыр хәлдәгеләргә 100 процент итеп түләячәкләр. Саннарга күчерсәк,  5926 сумны, 8889 һәм 11852 сумны тәшкил итәчәк. 17 яшькәчә кадәрге балалары булган кешеләргә пособие 12 айга билгеләнә. Аны алуны дәвам иттерер өчен ел саен документлар яңартып, гариза язып торырга кирәк.

Быел кайбер түләүләрне алучылар икенче елга моны үзләре сайлый. Алар йә элеккеге түләүне ала, йә инде универсаль пособиене сайлый. Очрашуда, бала быелның 31 декабрендә туса, нишләргә, дигән сорауга да җавап бирделәр. Андыйларның да әти-әниләре түләүне үзләре сайлый.

Универсаль пособиенең  өстенлеге нидә соң? Ул – хатын-кыз авырлы вакыттан башлап, сабыена 17 яшь тулганчы түләнә торган ярдәм чарасы. Көмәнлекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызга пособие шул көннән башлап, баласы туганчыга кадәр түләнә. Бала тугач, ул инде сабыйга билгеләнә. 3 яшькә кадәрге  балалары булганнар берьюлы ике түләү алырга хокуклы. Алар универсаль пособиегә дә өметләнә ала һәм ана капиталыннан да айлык түләү рәсмиләштерергә мөмкин.

Киләсе ел башыннан бу пособиене Татарстанда 152 меңнән артык кеше алыр дип фаразлана. Моның өчен федераль бюджеттан  – 11,2 млрд сум, Татарстанныкыннан 7,5 млрд сум акча биреләчәк. Аны алу өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак.  Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы (www.gosuslugi.ru) аша да, күпфункцияле үзәккә яки социаль иминият фондына шәхсән барып та тутырырга мөмкин.

 Универсаль пособие алты төр ярдәмне берләштерәчәк:

  1. Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие.
  2. Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм эшләмәүче хатын-кызларга бала табуга бәйле рәвештә бирелүче пособие.
  3. Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү.
  4. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү.
  5. 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү.
  6. Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм төбәк бюджет акчасын җәлеп итмичә бирелә).

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү