Радэль Җамалетдинов – «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе. КХЛ чемпионатының көмеш призеры, Россиянең спорт мастеры. 21 яшьлек татар егетенең уңышлары, балачагы һәм үсеш юлы турында әнисе Эльмира белән сөйләшәбез.
Йөздән берәү
Икесе бер сыйныфта укып үскән Радик белән Эльмира арасында мәхәббәт ялкыны 11 нче сыйныфны тәмамлаганда – 25 май көнне генә кабына. Буа районындагы Вольнистан авылыннан икесе ике якка – Казанга һәм Ульянга юл тоталар. Җиде ел сыналган мәхәббәт гаилә булып кавыша. Казанда Эльмираның эш урыныннан биргән 12 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә беренче уллары туа. Радик белән Эльмираны берләштереп, улларына Радэль исеме кушалар. Улы туу белән әти кешенең күптәнге хыялы да чынга ашачак, болай булгач. Ничек тә хоккейга кертеп җибәрәсе иде бит бу баланы!
Хәерле эш булса, һәр нәрсәнең җае чыга. Беренче фатирлары очраклы рәвештә «Татнефть-Арена» янында булып чыга. Радэльны күтәреп «Ак Барс» уеннарына йөри башлаганда булачак хоккейчыга 2 генә яшь була әле. КХЛ әле барлыкка килгән вакытлар бу. Беренче тренировкага барыр өчен тагын өч ел көтәсе икән. Радикның сабыр итәр хәле калмый, инде дүрт яшеннән улын башка спорт комплексына йөртә башлый. «Хоккейда акча күп кирәк, диләр, без күтәрә ала торган спорт түгел», – дип каршы торган Эльмирадан качып кына диярлек план корыла. Эльмираның сеңлесе Гөлнара да ярдәм итә җизнәсенә. Радэльны икәүләшеп бозга ияләштерәләр. «Алла ярдәм бирер әле, башлап карыйк», – ди әти.
Ярыйсы гына шомарган улларын бер елдан «Ак Барс» хоккей клубына алып килгәндә, бәләкәй спортчы инде үз яшендәге малайлар арасында «йолдыз» була. Барлык күнегүләрне ул күрсәтә, һәрвакыт алдынгы була. Шул вакыттан лидерлыкны беркемгә бирми Радэль. Менә гаҗәп: башка балалар ел буена да бер алка кертми, Радэль бер уенда кертмәсә, «Нәрсә булды?» – дип аптырыйлар.

– Беренче әти-әниләр җыелышын әле дә онытасым юк, – дип искә ала әнисе Эльмира. – Төркемгә 120 ләп бала җыйганнар. «Менә бу балаларның берсе, күп булса, өчесе генә хоккейчы булачак», – ди тренер Александр Демин. Мин шул вакытта аптырап Радикка күтәрелеп карадым. Амин дип теләдем микән? Шул ике-өч баланың берсе безнең улыбыз буласын күз алдына да китермәдек бит ул чакта. Әмма бервакытта да артыгын мактамадык. Бүгенге уңыш бүген үк онытыла, иртәгә яңа уен башлана.
Әтидән килә
Тренер әти-әниләрне тәрбияләүдән башлый. Шул сабаклар әле дә төп кагыйдә буларак гаилә күңелендә саклана. Мәктәптә укуың тәртиптә булмаса, уенга да керми калуың бар. Иртәнге биштә инде бозда булырга кирәк. Теләге булмаган баланы көн саен шулай йөрергә мәҗбүр итеп кара! Почмагы да, каешы да эләгә Радэльга. Әмма хоккей бу гаиләне үзенә суырып диярлек ала. Хоккей белән яшәү, хоккейга йөрү, хоккейчылар үстерү, җан ату, команда өчен тырышу башлана. Икенче уллары Кәрим инде бозда үсә. Туганнан бирле трибуналарда абыйсы өчен җан атып үскән тагын бер Җамалетдинов бүген шулай ук «Ак Барс» системасында. Бүген инде Кәрим дә Россия үсмерләренең U-16 җыелма командасы составына кергән. Гаиләдә хоккейчылар үстерүгә зур өлеш керткән Гөлнара апаларының уллары Илбар да бозда беренче адымнарын ясап маташа.
– Радикның гаиләсендә спортка мәхәббәт бик зур. Бөтен нәселләре белән шулай дисәм дә, артык түгелдер. Үзе дә грек-рим көрәше белән шөгыльләнде ул. Радэль кечкенә чакта кыш көне ишегалдында боз ясый идек. Мин су әзерләп торам, әтисе ташып катыра. Йортта яшәүче балаларны җыеп, шунда уйната иде. Өстәмә тренировкаларга йөртү, җаваплылык, дисциплина – барысы да әтиләреннән килә, – ди Эльмира.
Режим – Җамалетдиновларда зур хәрефләр белән язылган төп кагыйдә. Хоккей гел беренче урында. Акчасын җиткер генә. Тимераякның да иң яхшысын аласы, кәшәкәсен дә сынган саен яңартасы. Берсе унбишәр мең сум тора... Турнирларга да күп акча кирәк, үзен генә җибәреп тә булмый. Екатеринбургка ярышка киткәндә Радик хатынына шалтырата. «Баланы җибәрергә 13 мең сум акча кирәк. Йөз сумга өч көн яши аласыңмы?» – дип сорый икенче баласы белән декретта утырган хатыныннан. Алмыймы соң инде? Өч көннән хезмәт хакы да киләчәк бит! Ипигә-сөткә җитсә, артыгы кирәкми. Ә бала бармыйча кала алмый! Андый вакытлар күп була гаиләдә...
Яңадан башлыйсы
Баланың буш вакыты калмасын, шөгыле булсын дип башлаган ният инде ун яшендә беренче контрактка китереп җиткерә. 16 яшендә яңасы төзелә, 18 яше тулганчы ук Радэль ВХЛга күчә. Зурлар арасына күчкәнче кияргә тиешле битлекне берничә ай салмый яшь хоккейчы.
Һәр чорның үз авырлыгы. Яңа баскычка күтәрелгән саен монда ялгыш килеп эләкмәгәнеңне яңадан исбатлыйсы. Әмма башкалардан күбрәк эшләргә өйрәнгән мәңге арымас Радэль өчен иң авыры болар түгел. Ничә сынып, ничә тапкыр төзәлгән вак-төяк җәрәхәтләргә исе китмәсә дә, ике тапкыр җилкәсе чыгып, катлаулы операция узарга туры килә. Һәрберсеннән соң яңадан кайту, яңадан башлау... Алты айга боз белән саубуллашып торганнан соң яңадан беренче адымнарны ясау никадәр авыр икәнен үзе генә белә. Инде ул сынаулар да артта калган, шөкер.
– Радэльның уеннарын караганда үлеп тереләм инде менә. Шулкадәр борчылам. Бөтен нәсел-ыру белән җан атабыз без! Татарстан, Башкортстан, Ульяновск кушыла, – ди Эльмира. – Әмма төп җанатары, ике улыбызның да киңәшчесе – Равия әбиләре. Безнең һәр уенны карарга вакыт булмаса да, әбиләре берсен дә калдырмый. Кайчан, кем белән уйнаганнарын, уен нәтиҗәләрен, оныгының очколарын, кайсы бишлектә уйнаганын, хәтта башка хоккейчыларның уңышларына кадәр белеп тора. «Әни, бүген нинди уен әле?» – дип аннан сорыйбыз. Җәй көне дә ике атна гына ял иткән балалар бер атнага гына булса да авылга кайтып, эшләп, печән ташып, ярдәм итеп киләләр, кирәк булса, чеби дә йолкыйлар.

Инде КХЛда уйнау үзе зур уңыш булса да, һәр хоккейчының иң зур хыялы океан артына – НХЛга юнәлгән. Бәлки анысы да насыйп булыр әле, ди Эльмира. Күңеленнән булса да «Амин!» дип тә куярга онытмый. Улы беренче адымнарын ясаганда теләгән теләге менә кайда китереп җиткергән бит!
– Сабыр төбе – сары алтын. Бер башлаган җирдә вертикальнең һәр этабын узабыз әлегә. Насыйп булсын! Талант белән генә дә, терәк белән генә дә ерак китә алмыйсың. Тырышлыкның, гадел хезмәтнең һәрвакыт нәтиҗәсе була. Без моны күптән аңладык инде, – ди Эльмира. Телефоны шалтырый. Радэль икән. Уен алдыннан әнисенең хәер-фатихасын алырга дип шалтырата. Берничә сорау гына биреп, улына иң кадерле сүзләрен әйтә ул: «Яратам!»
Тагын бераз Радэль Җамалетдинов турында
– Энесе Кәрим өчен төп авторитет, терәк. Төпчек балага хәтта әти-әнинең дә тәэсире ул кадәр түгел. Кайвакыт хәйләкәрлеккә барып, кирәкле сүзләрне дә абыйсыннан әйттерә әни кеше. Радэль үзе дә энесе өчен өзелеп тора.
– Плей-офф вакытында уен алдыннан кырынмый.
– Әнисе сүзләренчә, кызу канлы, тиз кабына, үзсүзле, гаделлек ярата, көрәш башласа, ахырына җиткермичә туктамый. Чын ир-атлар спортында иң кирәкле сыйфатлар нинди икәнен беләбез алайса!
– Гаиләдә татарча, алай гына да түгел, үзләренчә рәхәтләнеп мишәрчә сөйләшәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез