Ватаны өчен гомерен биргән очучыларның берсе Казанда яшәүче Россия Герое Тимур Гыймранов була.
2022 елдан барлыгы бригаданың 20 очучысы һәлак булган. 2022 елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин армия авиациясенең 17 нче бригадасының батырлыгы өчен гвардия исеме бирде.
Тимур Гыймранов «Аллигатор» вертолеты экипажы командиры була һәм беренче көннәрдән үк хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итә. Ул 2026 елның 20 мартында һәлак була. Аның вертолетын дошман дроны бәреп төшерә, әмма Тимур машинасын оста итеп кырга утырта ала. Командир белән штурман кабинадан исән-сау чыгалар, ләкин дошман шунда ук аларга минометтан ут ача. Икесе дә үлгәннән соң Россия Герое исеменә тәкъдим ителә.
Геройның йолдызын әти-әниләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Аның сүзләренчә, Гыймранов батырлыгы хәрби хезмәткәрләр өчен батырлык үрнәге булып тора, алар СВО зонасында хәрби бурычларын намус белән үтиләр һәм Россиянең җиңүен якынайталар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез