Рөстәм Миңнеханов – Әнкара мэрына: «Без тугандаш халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез»

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең башкаласы – Әнкара шәһәре мэры Мансур Яваш белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Яклар булган мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту, төрле юнәлешләр буенча эшлекле элемтәләрне һәм багланышларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстанның үсешенә Әнкараның игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә.

«Без тугандаш халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төркия һәм Россия дәүләтләре арасында да, төбәкара дәрәҗәдә дә товар әйләнеше арта. Узган ел йомгаклары буенча Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше ике тапкырга артты, быел да уңай динамикага ия».

Мансур Яваш әфәнде хөрмәтле кунаклар китабында язма калдырды.
Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Исегезгә төшерәбез, Әнкара һәм Казан — тугандаш шәһәрләр.


Фикер өстәү