Казанның мәшгульлек үзәкләре эш урыннары тәкъдим итә

Шушы көннәрдә Казанның мәшгульлек үзәкләре эш урыннары тәкъдим итә. Беренче ярминкә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен 6 декабрендә иртәнге 9:00 дән 11:00 гә кадәр Бертуган Касыймовлар 22/7 йортында узачак.

Шул ук көнне Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр иртәнге 10:00 нан 12:00 га кадәр Гагарин урамы 46 йортында ярминкә узачак.

Совет районында яшәүчеләрне 7 декабрьдә иртәнге 10:00 дән 12:00 га кадәр Рихард Зорге 102 йортта көтәләр.

8 декабрь көнне исә Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләргә Ибраһимов проспекты 41 йортта иртәнге 10:00 дән 12:00 гә кадәр эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. 6 һәм 7 декабрьләрдә мәшгульлек үзәкләрендә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә дә хезмәт урыннары табып булачак.


Фикер өстәү