Камал театры артисты Ләйсән Гатауллина: «Героеңны үзеңә якынайтырга ярамый»

Театр дөньясына ул Тинчуринның Сәрвәре белән килеп керә, ә бераздан Галәүнең Саҗидәсен уйный. Хыялын ике елга «калдырып торып», соңыннан барыбер Казанга килгән яшь актриса Ләйсән Гатауллинага укыган чакта ук олпат режиссерларның өметен акларга туры килә. Курку хисе, героиняң белән якынлык, сәхнәгә тугрылык һәм матурлык – без аның белән әнә шулар турында сөйләштек.

«Актриса булу теләге барыбер «бәреп чыкты»

– Ләйсән, ни өчен нәкъ менә театр? Әйтик, нигә җырчы булмадың? Тавышың яхшы булганга сорыйм.

– Җырчы булырга хыялланмадым. Кечкенә чакта да җырларга ярата идем, әмма аны башкаларга, хәтта гаиләмә дә күрсәтмәскә тырыштым. Үзем генә калганда җырлый идем. Күңелем күбрәк чит ил музыкасына тартканга, әти-әнием аңламас дип уйладым. Икенчедән, булган сәләтемнән берникадәр оялганмындыр да инде. Аннан соң, театрда әйбәт җырлаган кебек тоелса да, профессиональ өлкәдә ул башкача яңгыраячак. Спектакльдә ялгыш кирәкле нотаны ала алмасаң да, җырны актер буларак уйнап бирергә тиеш буласың. Ләкин мин хәзер җырчы буларак та үсәргә тырышам, киләчәккә планнарым да бар.

– Мәдәният институтына килгәнче, ике ел башка уку йортында укыгансың. Бу шулай ук сәләтеңне «яшерү»гә бәйлеме?

– 10–11 сыйныфларда уйланасың, эзләнәсең бит инде. Әти-әнинең: «Төплерәк һөнәр сайларга тырыш инде, кызым», – дигән киңәшенә дә колак саласың. Хәер, тәрҗемәче һөнәрен инглиз телен яратканга сайлаган идем. КФУның Алабугадагы филиалына укырга кердем. Ләкин соңыннан  актриса булу теләге барыбер «бәреп чыкты».

– Әти-әниең ни диде?

– Мин укырга керәсемне аларга әйтмәдем. 20 яшемдә мәктәп балалары белән рус әдәбиятыннан имтихан тапшырдым. Җәй көне Казанга киттем. «Сине алабыз, ләкин теге укуыңны ташлыйсың», – диделәр. Шунда әтигә шалтыраттым да: «Әти, мине алалар. Соңгы сүз синнән. Бар дисәң, барам, юк, дисәң, бармыйм», – дидем. Өйдә «җыелыш» уздырганнан соң, шалтыратып: «Ярар, бар инде, кызым», – диде ул. Ләкин мин Алабугадагы укуымны ташламадым, читтән торып уку бүлегенә күчтем. Шөкер, ике дипломым бар менә.

«Ә нишләп мин?»

– Өченче курста укыганда, Фәрит Бикчәнтәев сине «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр роленә билгели. Бу яңалыкны ничек кабул иттең?

– Беренче баш ролемне икенче курста, «Яшьләр сишәмбесе» кысасында Олег Кинҗәгулов куйган «Парковка» спектаклендә уйнадым. Сүзне шуннан башлыйм әле. Фәрит абый «Сүнгән йолдызлар» турында әйткәч, шатландым, дип әйтә алмыйм. Курыктым. Ә нишләп мин? Булдыра аламмы мин аны? Шикләндем.

– Олег Кинҗәгулов, Фәрит Бикчәнтәев… Тагын нинди режиссерлар белән эшләгәнең бар?

– Айдар Җаббаров. Студент чакта Рамил Гәрәев белән дә бераз эшләдек. Алар барысы да – минем укытучыларым.

– Кем белән эшләү күбрәк ошады?

– Бик төртмәле сорау бу (көлә). Алар барысы да төрле. Гомумән, актерга «сыгылмалылык» кирәк, ул төрлечә эшли белергә тиеш. Мин атаган режиссерлар безне укытты, мин аларның эш алымнарын чамалыйм, шуңа да аларның һәркайсы белән эшләү рәхәт.

– Актер өчен «комфорт зонасы»ннан чыгу мөһим дип уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә! Әйтик, минем башка театрдан килгән, бөтенләй таныш булмаган режиссер белән эшләп карыйсым килә. Әйе, бераз шүрләтә. Ләкин шул рәвешле син үзеңне сыныйсың бит.

– Син баш рольләрне уйнаган ике капма-каршы спектакль – «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» һәм «Ситса туй»ны алыйк. Профессиональ яктан кайсы күбрәк булышты сиңа?

– «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» – минем өчен бик катлаулы спектакль. Мин героинямны, ул кичергән кайгы-хәсрәтне, хисләрне беркайчан да аңлый алмаячакмын. Шуңа күрә һәр спектакльдән соң бик авыр. Тамашачыга нәрсәнедер биреп, әйтеп бетерә алмадым шикелле. Үзем өчен дә нидер ачмадым кебек. Ягъни спектакль саен үз өстеңдә эш дигән сүз.

Ә «Ситса туй» – комедия. Минем өчен беренче комедия. Аның үз кагыйдәләре, уйнау законнары бар. Шулай да, Алмаз абый белән безнең линиядә әлеге дә баягы драма көчлерәк.

– Динә белән Саҗидәнең кайсы якынрак?

– Берсе дә якын түгел. Мин – аларга, алар миңа охшамаган, шуңа күрә уйнау кызык. Минемчә, персонажны үзеңә якынайтырга, охшатырга ярамый. Ул – син түгел, һәм була да алмый. Аны яратырга, аңларга тырышырга гына кирәк.

«Йөрәк кушканча яшисем килә»

– Артист өчен тышкы кыяфәт мөһимме?

– Артист матур булырга тиеш, дип әйтәләр инде. Ләкин кешене тышкы кыяфәт кенә матур итми. Кеше белеме, эчке дөньясы белән матур булырга тиеш. Бигрәк тә артист кеше.

«Сәхнә бит наданлыкны да, начарлыкны да – барын да күрсәтә»

– Эчке дөньяны баетырга вакытың каламы?

– Бүген студентларым бар – мин шуның белән бәхетле (Ләйсән Фәрит Бикчәнтәевнең яңа курсын укыта. – Авт.) Алар белән үзем дә студент мин, укудан, белем эстәүдән туктаган юк. Болай да вакыт табарга була.  

Яшереп торасы юк: бүген кешене, ниндидер зур хыялларга караганда, акча күбрәк кызыксындыра. Бу җәһәттән син үз эшеңнән канәгатьме?

– Әлбәттә, әйбәт яшисе килә. Минемчә, ир-атларга безгә караганда авыррактыр. Дөрес, минем дә акча ягыннан ир-атка бәйле буласым килми. Ләкин бу  зарлану түгел. Нәрсә дә булса уйлап табарга була.

– Яңа гына арабыздан киткән Наилә апа Гәрәеваның «уйнаудан туктамыйча китеп барсам да, үкенмәс идем» дигәне бар иде. Синең театрга тугрылык, гомереңне бу өлкәгә багышлау турында уйланганың бармы?

– Соңгы сулышыма кадәр театрда уйнармын, дип кистереп әйтә алмыйм. Кеше үзе дә, аның тормышка карашы да үзгәрүчән бит ул. Минем бары тик йөрәгемне тыңларга өйрәнәсем, күңелем кушканча яшисем килә.

Блиц-сораштыру

– Соңгы укыган китап?

– Конкордия Антарованың «Две жизни» әсәре.

– Сәяхәт итәргә яратасыңмы?

– Әйе.

– Соңгы барган шәһәр/ил?

– Дагыстан.

– Тамашачы буларак спектакльләргә йөрисеңме?

– Тагын бер кат студентларга рәхмәт, алар белән еш йөрибез.

– Шекспирны яратуыңны беләм. Нинди әсәрендәге нинди геройны уйнар идең?

– «Макбет» трагедиясендәге Леди Макбетны.

– Татарчамы, әллә Шекспир язган телдәме?

– Оригинал телендә.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү