Шимбә көнне Казанда 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрлиячәк

Шәһәрнең барлык районнарында иртәнге 6дан 14.00 сәгатькәчә 15 сәүдә мәйданчыгы эшлиячәк.

26 сентябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Шулай итеп, шәһәрнең барлык районнарында иртәнге 6дан 14.00 сәгатькәчә түбәндәге адреслар буенча 15 сәүдә мәйданчыгы гөрлиячәк:

Авиатөзелеш районы

  • Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатында
  • Дементьев урамында (7нче йорт янында)
  • Ленинград урамында (27нче йорт янында)

Вахитов районы

  • Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында

Киров районы

  • Батыршин урамында (20нче йорт янында)
  • Краснококшайская урамында (150/2нче йорт янында)
  • Революционная урамында (12нче йорт янында)

Мәскәү районы

  • Шамил Усманов урамында (1нче йорт янында)

Яңа Савин районы

  • Академик Лаврентьев урамында (10нчы йорт янында)
  • Х.Ямашев проспекты, 71а

Идел буе районы

  • Рихард Зорге урамы, 66 корп.1
  • Юлиус Фучик урамында (72нче йорт янында)

Совет районы

  • Аграрная урамы, 2 (“Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ)
  • Зәкиев урамы, 12
  • Липатов урамы, 7

Шулай ук “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрнең соравы буенча Осиново бистәсендә “Радужный” сәүдә үзәге парковкасында да ярминкә оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез: республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре продукциясе ярминкәләре һәр шимбә саен 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 


Фикер өстәү