Казанда 10 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак

10 сентябрьдә Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Башкаланың Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә шәһәрнең алты районындагы 15 мәйданчыкта, Салават күпере халкы өчен «Радужный» сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак. Ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

– Ярминкәдә халык өчен яшелчә, ит продукциясе тәкъдим ителәчәк, шулай ук көнкүреш кирәк-яраклары да сатылачак, – диде ул. Ярминкәләрдә товарларны республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре сатачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге мәйданчыкларда узачак:
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Вахитов районы
Татарстан ур., 53
Чехов ур., 2
Киров районы
Краснококшайск ур., 150/2
Батыршин ур., 20
Революция ур., 12
Яңа Савин районы
Ямашев пр., 71а
Лаврентьев ур., 10
Идел буе районы
Р.Зорге ур., 66 корп.1
Ю.Фучик ур., 72
Совет районы
Аграр ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы)
Липатов ур., 7

Руслан Фазылҗанов Юдино бистәсендәге Революция урамында яңа чатыр мәйданчыгы төзелүен дә искәртте. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән биредә яңа асфальт катламы, барлык уңайлыклары булган ярминкә чатырлары, павильоннар барлыкка киләчәк», – диде ул.


Фикер өстәү