Татарстанда ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итә

Татарстанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Алар 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә саен уздырылачак. Казан халкы республиканың 22 районыннан һәм 18 агросәнәгать оешмасыннан кайтарылган фермер продукциясен сатып ала алачак.

Ярминкәләр иртәнге 6.00дан 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Алар Авиатөзелеш районында  Дементьев урамы, 7; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә; Ленинград урамы, 27 адреслары буенча узачак. Вахитов районында яшәүчеләр Татарстан урамы, 53 һәм Чехов урамы, 2 адресларына рәхим итсен. Киров районында сәүдә Краснококшайская урамы, 150/2; Батыршин урамы, 20 һәм Революцион урамы, 12 йортта җәеләчәк. Яңа Савин районында ярминкәләр Ямашев проспекты, 71а һәм Лаврентьев урамы, 10 адреслары буенча, ә Идел буе районында Зорге урамы, 66 һәм Фучик урамы, 72 адресларында узачак. Совет районында яшәүчеләрне Аграр урамы, 2 («Казан» агропромпаркы) һәм Липатов урамы, 7 адреслары буенча көтәләр. «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.

 

 


Фикер өстәү