Фермерларга мобилизацияләүдән кичектерү алу очраклары турында аңлаттылар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермерлык хуҗалыгын ялгыз алып баручы һәм зур гаиләнең бердәнбер туендыручысы булган фермерларга мобилизацияләүдән кичектереп торырга мөмкинлек бирә.

«Шундый эчке карар кабул ителде: әгәр фермер, чыннан да, берүзе эшли икән, бик күп терлек тота һәм ул — зур гаиләнең бердәнбер туендыручысы, без аңа кичектерү биреп торабыз», — дип хәбәр итте республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Шул ук вакытта, Залаков сүзләренчә, «без дә фермерлар дип әйтүчеләр күбәеп китә». «Без барысын да белә алмыйбыз, шуңа күрә, мөгаен, вәкаләтләрне күбрәк районнарга бирергә кирәктер, чөнки бу фермерлар аларның территориясендә эшли», — диде ул.

Аның тәкъдимен Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров та хуплады. Аның фикеренчә, карарда «вәкаләтләрне муниципаль районнарда мобилизация комиссияләре рәисләре булган башкарма комитет җитәкчеләренә тапшырырга кирәк, дип күрсәтелгән булырга тиеш».

«Аларның чакырыргамы, юкмы дигән сайлау мөмкинлеге була. Аның фермер хуҗалыгында гына түгел, ә тулаем дәүләттә дә нинди икътисади чагылыш табачагын бәяләсеннәр», — диде ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү