Наил Залаков: “Азык-төлек тармагының барлык предприятиеләре әйбәт эшли”

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагында кадрларга бәйле кыенлыклар юк, Барлык предприятиеләр – зурлары да, кечкенәләре дә тотрыклы эшли. Агросәнәгать комплексы тармагында 71 меңләп кеше хезмәт куя: 44 меңе – турыдан-туры авыл хуҗалыгында, 27 меңе –азык-төлек җитештерүдә.

— Министрның беренче урынбасары фикеренчә, нәкъ менә тармакка ярдәм итү буенча дәүләт программалары агросәнәгать комплексында һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт базары тотрыклылыгын сакларга булыша.

– Ташламалы финанс программалары предприятиеләргә эшләү һәм үсү мөмкинлеге бирә. Быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан компанияләреннән ташламалы кредитларга 318 заявканы (барлыгы 21 миллиард сумнан артыграк) хуплады инде. Ташламалы инвестицион кредитларга килгәндә, җәмгысе 2,5 миллиард сумга 23 заявка хуплау тапты, – ди Наил Залаков.


Фикер өстәү