Авыл урамында 17 яшьлек кызны этләр талап үтергән

Красноярск өлкәсендә 17 яшьлек кызны сукбай этләр талап үтергән. Фаҗига Чиринда авылында булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте дип яза «Әгерҗе хәбәрләре».

Фаҗига 17 июльдә иртәнге якта була. Кыз мәетен урамда иртәнге алтылар тирәсендә табалар. Аның башын һәм гәүдәсен этләр тешләп бетергән. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз таныш урам буйлап бара. Авыл да зур түгел, якынча 200 кеше яши.

Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота. Авыл район үзәгеннән 400 км ераклыкта булу сәбәпле, ведомство вәкилләрен вертолет белән җибәрәләр, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү