Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итүгә 25 миллиард сумнан артыграк акча бирелә

Дүшәмбедән башлап, иң нык зыян күргән тармакларның федераль исемлегенә кертелмәгән оешмалардан республика ярдәм программаларында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр иткәнчә, иң нык зыян күргән тармаклар исемлеге бу атнада киңәйтелгән. Аңа азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү һәм музейлар, зоопарклар эшчәнлеге кертелгән. Шул сәбәпле тагын 45 мең чамасы кече һәм урта предприятиенең, хосусый эшмәкәрнең салым түләве кичектерелгән яки иминиятләштерү взносларын түләү вакыты озайтылган.

Иң зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелмәгән предприятиеләр республика махсус ярдәм программалары кысаларында ярдәм алачак. Мәсәлән, аларның ике елга кадәр вакытка, беренче алты аенда 1 процентлы ставка белән, 100 мең сум һәм аннан күбрәк ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Эшмәкәрләргә чимал сатып алу, хезмәт күрсәтүләр өчен түләү, җиһазлар сатып алу һәм хезмәт хакын түләү мәсьәләләрен хәл кылуга ярдәм итәчәк бу.

Ташламалы микрозаймнар бирүгә 700 миллион сум (республика бюджетыннан – 500 миллион сум һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондыннан – 200 миллион сум) җибәреләчәк. Шул рәвешле Татарстанда икътисад тармагында эшләүче  400 гә якын предприятиегә булышу күздә тотыла. 27 апрельдән 399 телдән  мөрәҗәгать алынган,  5 гариза кабул ителгән (барлыгы 9,3 миллион сум алуга).

Моннан тыш эшмәкәрләргә банктан алган кредитларын түләүне җиңеләйтү өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, беренче ярты елга комиссия түләтелмичә, әйләнештәге акчаны тулыландыруга һәм инвестицион максатка республика Гарантия фондыннан поручительстволар тәкъдим ителә.

Эшмәкәрләргә ярдәм программасының пландагы бюджеты – 274,8 миллион сум (115,8 миллион сум – республика бюджетыннан һәм 159 миллион сум – федераль бюджеттан).

Шулай ук республика Гарантия фонды предприятиеләргә бурычларын реструктурлаштыруга да ярдәм итә. Бу максатка республика бюджетыннан 100 миллион сум бүлеп биреләчәк. Тагын 80,6 миллион сум федераль бюджеттан күчереләчәк. 27-28 апрельдә генә дә 11 гариза кабул ителгән (барлыгы 79,5 миллион сум алуга).

Исегезгә төшерәбез: кереме узган елның айлык уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда 30 процентка кимегән предприятиеләр ярдәм алырга мөмкин. Шунысы да бар: 1 апрельгә хезмәткәрләренең кимендә 90 процентын саклап килүгә ирешкән предприятиеләргә генә ярдәм ителәчәк.

Аш-су һәм эчемлекләр әзерләп китереп бирү белән шөгыльләнүче предприятиеләргә китереп бирү хезмәте өчен түләүгә субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтелә. Бу өлкәдә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасының бюджеты 28 миллион сум тәшкил итә. Программаның ике ай эшләве дәверендә 200 гә якын шундый предприятиегә ярдәм итү күздә тотыла.

Узган атнада сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармакларында төп оешмалар исемлекләре бастырып чыгарылган иде.  Федераль исемлекләргә Татарстаннан 52 оешма кертелгән. Исемлектә әлегә – 25ләп компания, шул исәптән 11 – транспорт, 8 – сәнәгать предприятиесе һәм энергетика өлкәсендә эшләүче алты предприятие. Аларга, банклар белән берлектә, индивидуаль ярдәм ителәчәк.

Шулай ук зыян күргән тармакларның зур һәм  урта предприятиеләренә хезмәт хакы түләүгә процентсыз кредитлар программасы киңәйтеләчәк. Мәҗбүри шарты – кредит түләү чорында хезмәткәрләрнең санын саклап калу.

Киләсе атнадан, төп предприятиеләр исемлегенә кертелгән оешмалар өчен әйләнештәге акчаларын тулыландыруга (айлык уртача запас күләмендә) ташламалы кредитлар бирә башлау күздә тотыла. Бу, икътисади активлык кимү сәбәпле, акча әйләнешенең акрынаюы шартларында, предприятиеләрне саклап калу өчен кирәк.

Шушы максатларга кредит оешмаларына 24 миллиард сум акча биреләчәк. Предприятиеләр бер елга кадәрге вакытка 1 миллиард сумга кадәр кредит алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү