Коронавирустан терелгән Ирина Зинкевич: “Зиратка да, гыйбадәтханәгә дә барган идем”

Коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында өлкән яшьтәгеләр күп дибез. Үлүчеләр арасында да алар байтак. Әмма авыруны җиңүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе – 56 яшьлек Ирина Зинкевич белән әңгәмә кордык. Ул Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә яши.

– Ирина ханым, чирнең беренче билгеләре кайчан пәйда булды? Коронавирусны кайда йоктырдым дип уйлыйсыз?
– Витебск өлкәсендәге туган шәһәремә кайткан идем. Анда әтиемне җирләүдә катнаштым. Кеше күп иде. Барысы да кайгы уртаклашты, кочакларга, кул бирергә дип килде. Аннан алдарак көндә гыйбадәтханәгә (костёл) бардым. Бәлки, шунда да коронавирус йоктырганмындыр, дигән шик бар. Билгеләргә килгәндән, температура күтәрелде, тамак төбе кытыклап торды. Ютәлләмәдем. Температура 37,7 – 38,5 аралыгында булды. Минскига кайтып киткәч, өйгә табиб чакырттым. “Больничный” язып бирделәр. Флюрография үпкәдә начар билгеләр тапмады. Әмма хәл катлаулана барды. Шуннан соң табиб мине хастаханәгә озатты. Анда кабат рентген ясадылар, кан анализы һәм коронавирус тикшерүенә дип мазок алдылар. Өйгә чыктым, ике көннән соң шалтыратып, миндә коронавирус ачыклаганнарын хәбәр иттеләр. Яшәү өчен көрәш шул мизгелдә башланды. Хастаханәнең кардиология бүлеген йогышлы чир бүлегенә җиһазландырганнар иде. Моңа өстәп, миндә ике яклы пневмония барлыгы да ачыкланды. Дәвалануга антибиотик һәм кислород билгеләделәр. Авыр иде. Бөтен организм агуланган кебек хис иттем үземне. Хәлсезлек, косасы килү, температура… Ис тә, ризык тәмен дә тоя алмадым.
– Дәвалау шартларыннан канәгать идегезме соң?
– Ике кешелек палатада, аерым бокста яттым. Бәдрәф һәм душ һәр кешегә аерым. Палатадан чыгарга ярамый иде. Тулы изоляция дигәне шул инде менә. Әйбәт ашаттылар. Әмма мин 3 килограммга ябыктым. Менә, кемнең анда артык авырлыктан котыласы килә – киңәш. Шаярам, билгеле. Мондый авыру берәүгә дә язмасын.
– Тереләм дигән өмет-максатыгыз булдымы?
– Температура 37-37гә төште. Җиңүем шушы иде. Аннан кабат ике тест-тикшеренү уздым. Шөкер, алары инде уңай булып чыкмады! Коронавирус белән 25 көн дәвамында көрәштем. Шунысын да әйтим: хастаханәдәгеләрнең күпчелеге 45 яшьтән өлкәнрәк ир-ат һәм хатын-кызлар иде. Яшьләр дә юк түгел, әмма алар азчылык.
– Хәзер хәлегез ничек соң?
– Мин өйгә кайттым. 4 майда кабат үпкәләрне төшерәчәкләр. Аннан кабат гадәти тормышка, эшкә кайтырга исәп. Мине дәвалаган табибларга, хәер-догада торган дус-ишләргә рәхмәтем зур. Дистанция саклагыз, кешеләр белән аралашуны киметеп торыгыз дигән киңәш бирәсем килә.

Чулпан Гарифуллина
Фото: Instagram


Фикер өстәү