«Керәшен чибәре – 2022»: «Йола ничек куша – шуны җиренә җиткереп эшлибез»

Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә быелгы «Керәшен чибәре» бәйгесенең җиңүчесе Алёна Евдокимованы дәштек. Мамадыш районының Шәдче Башы авылы кызы белән керәшен татарларына хас йолалар, гаилә кыйммәтләре, гүзәллек һәм милли гореф-гадәтләргә бәйле бәйгеләрнең әһәмияте нидә һәм алга таба ниятләре хакында сөйләштек.

Алёна турында белешмә

– Аңа 23 яшь;

– Мамадыш районының Шәдче Башы авылында дөньяга килгән;

– быел КФУның Алабуга институтын кызыл дипломга тәмамлаган;

– белгечлеге буенча – татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы;

– шигырьләр иҗат итә.

– Алёна, җиңгәннән соң ниләр кичерәсең?

– Мин бу бәйгегә зур өметләр баглап бардым. Максатым «Керәшен чибәре» таҗын алу иде һәм мин максатыма ирештем дә. Җиңүем турында ишеткәч, горурлык хисләре биләп алды.

«Керәшен чибәре»ндә икенче ел рәттән катнашам. Узган ел Мамадыш районының «Керәшен чибәре» титулын яулаган идем.

– Әлеге титулны яулау – синең өчен нәрсә ул?

– Аны мин халкымның йөзен аклау белән тиң күрәм. Билгеле, бу бик зур җаваплылык хисе өсти. «Керәшен чибәре» таҗын кидем дә бетте түгел бит әле ул.

– Син  «Иң җор телле» номинациясендә дә җиңүче булдың. Тормышта да холкың шундыймы?

– Иң кызыгы – инде икенче ел рәттән «Иң җор телле» номинациясе миндә саклана. Кечкенәдән сәхнәгә нәфис сүз остасы булып чыкканым булды, моның да файдасы тими калмагандыр. Бу юнәлештә үземне үстерергә тырышам. Тормышта да холкым шундыйрак.

– Сәхнә – синең өчен нәрсә ул?

– Сәхнә мине үзгәртә дә куя, анда чыккач мин – башка. Тамашачының игътибары миңа көч бирә, сәхнәгә чыкканчы биләп алган куркулар бөтенләй онытыла. Һәр чыгышымнан ләззәт алам һәм канәгатьлек хисләре кичерәм.

– Алёна, бәйге барышында гаиләләрегезне еш телгә алдыгыз. Евдокимовлар турында да әйтеп китсәң иде.

– Мин Зоя һәм Анатолийның мәхәббәт җимеше булып, көз көне дөньяга аваз салганмын. Гаиләдә без ике кыз: сеңлем – Виктория, ул гаиләдә төпчек бала. Папа* – янгын сүндерүче, мама* – авыл мәдәният йорты мөдире.

– Сезнең гаиләгә генә хас традицияләр, бәйрәмнәр бармы?

Гаиләбез белән ирешкән уңышларыбызны уртаклашып, кечкенә бәйрәмнәр үткәрергә яратабыз. Бу күркәм күренеш башка гаиләләргә дә хас дип уйлыйм. Әби-бабайлардан безгә килеп җиткән йолаларны булдыра алганча сакларга тырышабыз. Йола ничек куша – шуны җиренә җиткереп эшлибез.

– Ялгышмасам, керәшен кызлары әбиләре белән бик якын була.

– Бу чыннан да шулай. Кызганыч, әбиләремнең икесе дә инде күптән бакыйлыкта. «Керәшен чибәре»ндә – әбиемнең суккан күлмәген, ерак әбиемнең тамаксасын* кидем. Үзләре янымда булмасалар да, шул тамаксам белән күлмәгем көч, ышаныч биреп торды.

– Бүген «Керәшен чибәре», «Татар кызы» кебек бәйгеләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Кызганыч, хәзерге заман яшьләре башка кызыксынулар, принциплар буенча яши. Ике буын арасында элемтәләр өзелә. Ә бит өлкәннәрнең тәҗрибәсен туплап калучы булмаса, милләткә бетү куркынычы янарга мөмкин. Ә мондый бәйгеләр яшь буынны тәрбияләп кенә калмый, алга таба үсешен дә тәэмин итә.

– Алёна, керәшен кызлары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Керәшен кызы тыйнак, кызыксынучан булырга, үз милләтен яратырга тиеш. Әлеге сыйфатлар – минем өчен иң мөһимнәре.

– Таҗ кидең. Киләчәккә план-ниятләрең нинди?

– Киләчәккә планнар – таҗны  лаеклы саклау һәм минем дәвамчым булган авылыбыз кызын киләсе елгы «Керәшен чибәре» бәйгесенә әзерләү.

– Иң зур хыялың?

– Берәр җырчының клибында төшү һәм үзем иҗат иткән шигырьгә көй язуларын телим.

Лилия Гыймазова

*Керәшеннәрдә әти-әнине папа-мама дип әйтү бар.

*Тамакса – керәшеннәрнең муен бизәге.


Фикер өстәү