Илсөяр Иксанова: «Татарча язып та акча эшләп була» дигән фикер туа

Заманча әдәбият нинди ул? Татар язучысын ниләр борчый? Иҗат хатын-кыз язмышына ничек тәэсир итә? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова белән сөйләштек.

Шигырь кайчан языла, Илсөяр апа?

– Шигърияткә яшьлек хас. Теләсә кайсы шагыйрьнең беренче китапларын алып карасаң, Мөдәррис Әгъләм булсынмы ул, Зөлфәт, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулламы – беренче шигырь китаплары ихлас хисләр, мәхәббәт белән сугарылган. Алар укучыны шушы ихласлыгы белән җәлеп иткән һәм әдәбиятка шагыйрь килә дип аваз салган фал булган. Ул вакытта әле автор – бик максималист: Разил Вәлиевнең: «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм», – дигән сүзләрен генә искә төшерик. Алар әнә шул ихласлыгы, дөньяны үзгәртә алам дип уйлый алуы белән кадерле дә инде. Бу – хис шигърияте. Аннан соң инде шагыйрьнең күңеле сабыйлыкта калса да, тормыш тәҗрибәсе иҗатны икенчерәк юлга алып кереп китә. Халык язмышы, киләчәк, үткәннәр турында уйлану белән сугарылган саллы шигырьләр туа. Һәр язучының әнә шундый үсеше була. Дөрес, көчле дулкын булып килеп кереп, шул тигезлектә калган шагыйрьләр дә бар. Шагыйрь, бигрәк тә татар шагыйре – үз халкының язмышы, милләт язмышы белән яши торган шәхес, шушы гамьнәр юк икән, үсеш булмый. Мәхәббәт шигъриятендә генә калып, яңа биеклекләргә чыгу шактый катлаулы.

Безнең эталон Тукай. Ул 26 яшендә күңеле белән, бәлкем, язмыш тәҗрибәсе беләндер, үзенең олпат дәрәҗәсенә җиткән. Аның шигъриятенең үзәге халык язмышы, халык җаны.

Соңгы вакытта нинди шигырьләр языла?

– Авыр шигырьләр языла. Бу бүгенге вазгыятькә, күңел халәтенә, күкләргә дә бәйледер. Ул бит, шигырь языйм әле, дип кенә шигырь тумый. Кирәк өчен язарга була, әлбәттә, ләкин ул чын шигърият булмый. Мин көчәнеп шигырь язмыйм. Ул килә икән, килә инде. Бүгенге халәтем нинди – шигырьләр дә шундый. Шуңа күрә соңгы вакытта язылган шигырьләрне матбугатка да чыгарасы килми хәтта. Авыр заманда халык әдәбияттан яктылык көтә, яктылык эзли.

Хатынкызга иҗат ничек бирелә? Нәрсәләрдәндер баш тартырга туры киләме?

– Иҗат – син сайлап алган язмыш түгел, ул сине үзе сайлап алган. Әгәр дә ул күкләр тарафыннан йөкләнмәгән булса, мин шагыйрь яки язучы булам дип кенә язучы булып булмый. Иҗат ул – йөк. Һәм син үзеңне шагыйрь дип саныйсың икән, ул йөгеңне, миссияңне гомер буе алып барырга тиеш. Проза  физик хезмәт кебек, күп вакыт һәм көч таләп итә. Шигырь исә күңел тынычсызлыгыннан, гамьнән туа. Ул гамь сине шәхси дөньяңнан аера. Хатын-кыз буларак, өеңне җыештырып, ашарга пешереп, шуннан канәгать булып дөнья көтү, бәлкем, җиңелрәктер. Әмма язучы гадәти тормыш ритмы белән генә яшәми, аның йөрәген бу дөньяда барган вакыйгалар, ил-көн язмышы телә. Туган җиреңә, милләтеңә карата гаделсезлек тойсаң да төн йокыларың кача. Дөньяда кылынган гаделсезлекләр дә борчый. Язучы ул – гуманист. Шуңа кулына каләм алган кеше гаделсезлекләрне тыныч күңел белән кабул итә алмый. Бүген иң авырткан җиребез – туган телебезнең язмышы. Инде бит авылларда да татар балалары русча аралаша, бу бик әрнетә. Ә кемнәрдер, бу миңа кагылмый, дип яши бирә…

Язучылык һөнәр булып саналган көнгә кайчан да булса җитәчәкбезме?

– Кеше һәрвакыт идеаль җәмгыять турында хыяллана. Аңа барып җитә алырбызмы, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Кара акыл белән исәпләгәндә, андый мөмкинлек булырга тиеш кебек. Элек тә бит фәкать иҗат белән генә шөгыльләнгән профессионал язучылар булган. Бу – дәүләтнең язучыга мөнәсәбәтеннән тора. Язучылар берлегендә 300 язучы исәпләнә икән, аларның барысы да профессионал булырга тиеш, дигән сүз түгел. Булса, бер дистә тирәсе булыр инде ул. Хөкүмәтнең шулкадәр генә язучыны тотарга мөмкинлеге бар, дип уйлыйм. Ә әдәбиятта һәрбер язучының – үз урыны. Наив әдәбияттан алып, югары элитар әдәбиятка кадәр мәйданның бөтен баскычлары да тулы булырга тиеш. Шулай булмаганда зур әдәбият була алмый. Бездә бит берлектә тормаган каләм тибрәтүчеләр күп. «Акылыннан яза-яза, бөтен кеше шигырь яза», – дип әйтсәләр дә, халкыбызның күңеле шигърият белән тулы икән, бу – бик уңай күренеш.

Сез зур багажлы, матбугат өлкәсен генә алсак та, «Сөембикә»ле, «Түгәрәк уен»лы юл үткәнсез. Үткәннәргә карап, хәзер инде мин болай эшләмәс идем, дигән уй туганы бармы?

– Хәзерге тәҗрибәмнән чыгып, болай эшләмәс идем, дигән уй туганы бар, ләкин тормышымдагы ул этапларның барысы да кирәк булган, дип уйлыйм. Аларның һәрберсе баеткан, тәҗрибә биргән, ахыр чиктә шулай язган булган.

Әдәбиятка бик яшьли килеп кердем. Ул чакта «Яшь ленинчы» газетасында хәбәрче булып эшләгән шагыйрь Нияз Акмал, мине Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәктәбендә эзләп табып, иҗат канатлары куйды. Шул очрашудан соң без аралашып тордык. 8 нче сыйныфларда укыганда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә килгәләп йөри башладым һәм Зөлфәт абый, Мөдәррис Әгъләм, Госман Садәләр белән таныштым. Аларның аурасын тою гына да нык тәэсир итә иде. Аннан университетта укыган еллар, бер генә ел булса да нәшриятта эшләп алу, Фәрваз абый Миңнуллин, Рәис абый Даутов белән дуслашу офыкларымны киңәйтте. Сер түгел, без күбебез тарихыбызны мәктәп дәреслекләрендә язылган кысаларда гына белеп үстек. Дөрес, әтием аша (ул КФУның тарих факультетын тәмамлаган) мин татар тарихының дәреслекләрдән үзгәрәк булуын беркадәр аңлый идем, чөнки әтиемнең университетта бергә укыган дуслары, өебезгә килеп йөргән кайбер язучылар белән әңгәмәләре минем колакка да керми калмады. Университетта Татарстан тарихын безгә Рафаэль Шәехов укытты, үз тарихыбызга күзебезне ачкан мөгаллимебез булды ул.

Роберт Миңнуллин, «Яшь ленинчы» газетасына эшкә чакырып, балачак хыялымны тормышка ашырды. Мәктәп елларында: «Иң бәхетле кешеләр шушы редакциядә эшли», – дип уйлый идем. Әмма дөнья бит гел үзгәреп торучан. Туксанынчы еллар җитте, «Шәһри Казан» газетасы ачылды. Ул бик кыю, заман сулышы белән өртелгән басма буларак мәйданга чыкты. Бу – рухи күтәренкелек чоры, мин ул вакытларны бик сагынам. Без анда халкыбызның милли үзаңының дәрәҗәсен күрдек.

«Салават күпере», «Сөембикә» журналларында эшләгән вакытларны да сагынып искә алам. «Сөембикә» чоры гаҗәеп кызыклы шәхесләр белән очраштырды, күп юллар үтәргә, дөнья күрергә мөмкинлек бирде. «Түгәрәк уен» басмасы журналистлык эшчәнлегемнең кульминациясе булгандыр, мөгаен. Моңа кадәр татар фольклор журналы булмаган, ул беренче шундый басма иде. Халкыбызның гаҗәеп бай рухи хәзинәсенең бер тамчысын гына булса да укучыга җиткерә алуыбыз белән бәхетле идек без. Дистә елга да тулмаган кыска гына арада да никадәр яңа мәгълүматлар табарга, Себер якларында йөрергә, архивларда казынып, моңа кадәр билгеле булмаган фактларны ачыкларга насыйп булды. Милләтебез өчен файдалы эшләр эшли алдык, дип уйлыйм. «Түгәрәк уен» журналының ул чорын хәзер дә сагынып искә алалар, җылы сүзләр ишетү шундый рәхәт.

Соңгы вакытта сез гел юлда, очрашуларда. Нәрсәләргә сөенеп, нәрсәләргә көенеп кайтасыз?

– Кая гына барсак та, йөрәкне иң әрнеткәне – туган тел мәсьәләсе. Мәктәпләрдә балалар үзара рус телендә аралаша, хәтта әби-бабай да оныгы белән туган телендә сөйләшми. Аның сәбәпләре дә аңлашыла инде. Прагматик яшьләр һәр гамәлгә рациональ якын килә, ягъни кирәкме бу миңа тормышта, юкмы. Кулланыш даирәсе кими барган татар телен белү алар өчен мөһим түгел кебек. Әмма бу – ялгыш фикер. Татар теле – төрки телләрнең нигезе. Дөньядагы 14 телне белсәң, бөтен телне өйрәнергә була, диләр. Татар теле – шул 14 телнең берсе. Чынлап та, татар телен яхшы белгән сурәттә, төрки халыклар белән бик җиңел аралаша алабыз. Ә төрки дөнья бик зур. Авазлар системасы ягыннан караганда да, чит телләрне өйрәнүдә файдасы зур. Шул ук дөньякүләм аралашу теле булган инглизчәне өйрәнгәндә генә дә безнең «һ», «ә», «ү» «җ»ләрнең бик кирәге чыга. Әмма туган телне өйрәнү ул практик җәһәттән генә була алмый. Туган тел – әби-бабаң, әти-әниеңнән калган әманәт. Әманәтне югалтырга ярамый, син аны киләчәккә алып барып тапшырырга бурычлы. Без беребез дә милләтебезне, әти-әнине сайлап тумыйбыз. Ул – Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры. Бу җәһәттән, дин юлында булган күп кенә кешеләребезне туган телләрен санламавы мине сагайта.

– Ә сөенечләр?

– Сөенечләр турында күп сөйләргә була, әлбәттә. Яшьләр күпкә белемлерәк, алар – бүгенге заман кешеләре генә түгел, киләчәк заман кешеләре дә. Бәлки, безгә аларны аңлап бетерү читенрәктер дә. Яшьләр китап укымый, дигән фикер белән дә килешеп бетмим, дөнья әдәбияты, бүгенге әдәбият белән таныш күп яшьләрне беләм. Әмма татар әдәбиятын бик тирән беләләр дип әйтеп булмый. Белемнәре, кызганыч, мәктәп программасы белән чикләнә. Телгә карата кызыксыну уяту, иҗатка дәртләндерү җәһәттеннән, Телләр комиссиясенең проектларын искә алып үтәргә мөмкин. Татар телендә язылган әдәби әсәрләр бәйгесе «Татарча язып та акча эшләп була. Татарча язып та танылырга була» дигән фикер тудыра. Хәзерге прагматик буынга тәэсир итүнең бер ысулы. «Татар сүзе» бәйгесе дә – шуның бер мисалы. Әмма бу проектлар дәвамлы, системалы булырга тиеш.

Заманча татар әдәбияты нинди ул?

– Нигездә, ул традицияләрне саклый. Без бөтенләй яңа татар әдәбияты тудырдык, дип әйтә алмыйм. Телебезнең сыгылмалылыгын, нечкәлеген югалта барабыз кебек. Төп аерма, мөгаен, кыскалыкка омтылудадыр. Бу – гомуми дөнья әдәбиятындагы процесс. Аннан, әйткәнемчә, яшьләр дөнья әдәбиятын укый, андагы образлар системасы, тенденцияләр тәэсир итми калмый. Чиста милли әдәбият кими бара. Әлбәттә әдәбият синтезда үсә, бу табигый процесс. Хәтта Азия халыкларыныкы, япон әдәбияты, әфган әдәбияты булсын (безгә килеп җиткән кадәресе), күбесе – Америкада яшәп иҗат икән әдипләрнең әсәрләре. Алар инде чиста япон, әфган әдәбияты гына түгел. Мәсәлән, Харуки Мураками әсәрләре Кобэ Абэныкыннан бик нык аерыла. Шул ул хәл төрек әдәбиятында да сизелә. Әдәбият шундый синтездан башка үсә дә алмыйдыр. Безнең әдәбиятка килгәндә, яшьләрнең шигърияте үтә үзенчәлекле, кайвакыт сагайтып та куя. Әдәбиятның какшамас кануннары бар. Аңа ябышып ятарга димим, әмма кулына каләм алган кеше әдәбиятның нигезен белергә тиеш. Чөнки яңадан велосипед уйлап табып булмый. Аны камилләштерергә була. Ә бездә яңадан велосипед уйлап табарга теләүчеләр дә очрый.

Шигърияттә метафора белән мавыгу көчле. Өсте-өстенә өелгән метафоралар белән табышмак-шигырь язалар. Шигырь табышмак түгел, укучы аны ребус шикелле чишеп утырмый. Шигырь төгәл ритмикасы, аһәңе, фикере белән җанга һәм аңга кагыла икән, укучы аны кабул итә. Бу – минем фикерем, бәлки, бу яңа буынны (альфа буын диләрме инде хәзер) без аңлап җиткермибездер.

  Хатынкыз ничек кенә булмасын, барыбер нечкә күңелле зат инде ул. Бигрәк тә иҗат кешесе. Җитәкчегә исә авыр сүзен дә, нахагын да, урынлыурынсыз тәнкыйтен дә күтәрергә туры киләдер. Авыр сүзне ничек үткәрәсез?

– Үземне күбрәк иҗат кешесе дип саныйм. Әмма вазыйфага алынгансың икән, аны тиешенчә башкарырга кирәк. Һәр эшнең дә үз нечкәлекләре була. Оештыру эшләре, планнар, отчетлар… Монда инде үз асылыңны онытып торырга туры килә. Кешеләр белән эшләү бигрәк тә катлаулы, аеруча иҗат кешеләре белән. Чөнки алар һәрберсе – үзенчәлекле дөньялы, нечкә күңелле кешеләр. Иң курыкканым – кеше күңелен яралау.

…Язучылар берлегенә керергә теләүчеләр күп. Әмма арада бик йомшак, хәтта өйрәнчек дәрәҗәдәге әсәрләр белән килүчеләр бар. Алар үз иҗатларын бәяли алмый, тәнкыйтьне дә авыр кабул итә. Монда инде кешенең күңелен дә төшермәскә, әдәбиятка да зыян китермәскә кирәк. Мин кайвакыт кешеләрнең берлеккә керергә атлыгып торуын аңлап та бетермим. Язучылар берлегенә керергә килгән кеше, миңа калса, үзендә язучылык йөген тоярга тиеш. Күбесе бит, уртакул язучыларны мисал итеп: «Мин дә «аның» хәтле генә язам, мин дә берлектә торырга тиеш», – дип килә.

Әдәби премияләр, әдәби конкурслар тирәсендә бәхәсләр табигый. Премиягә, бәйгеләрдә җиңүгә дәгъва кылган кеше, әлбәттә, бик шәп әсәр иҗат иттем дип ышана. Алай булмаса, аның дәгъвасы да булмас иде. Әмма башкаларның иҗатын да күрә белергә кирәк.

Нахак сүзләр дигәндә, бу урында, калын тиреле булырга тырышам, әмма барыбер дә без – йөрәк белән яши торган кешеләр. Шәхсән миңа түгел, берлеккә кагылышлы нахак сүзләр дә яралый. Андый чакларда халык акылына таянам, безнең халыкның бик күп зирәк мәкаль-әйтемнәре бар бит. «Ашаган белми, тураган белә», – дисең дә…

Ничек ял итәргә яратасыз?

– Бу дөньяда мине коткара торган урын ул – туган авылым. Ул Казаннан 60 кына чакрым ераклыкта. Төп йортта беркем яшәмәсә дә, ул нык, яңартылган, кыш көне дә кайтып йөрибез. Туган нигезең булу – бик зур бәхет! Авылда яраткан Мүкле күлем бар. Күпләр белә: мин су коенырга яратам. Дөрес, күлнең суы нык кимеде, бу безне бик борчый. Аның суы да искитмәле, шифалы, үзенчәлекле. Балачакта кер юарга да анда йөри идек, ак керләрне салкын суда бер чайкау җитә, ап-ак итә иде. Баксаң, составында көмеш бар икән. Аннан инде җиләк, гөмбә җыярга яратам. Урманда йөрим, кышын чаңгы шуам. Бакчада казынудан тәм табам. Кыскасы, хәрәкәт – иң рәхәт ял.

Хатынкызларга нинди теләгегез бар?

– Тән һәм җан сәламәтлеге, һәр хатын-кызның бу тормышта терәге булуын телим. Терәксез яшәү авыр. Ул шулай яратылган: хатын-кыз көчле ир-ат ышыгында яшәргә тиеш. Әгәр дә бу ышык юк икән, ул җилгә каршы үзе чыгып баса һәм беркадәр хатын-кыз сыйфатларын да югалта. Беркемгә дә мондый язмыш бирмәсен, кадерле булып, терәк тоеп яшәсен хатын-кыз. Әлбәттә, Такташча әйткәндә, хатын-кызның бөтен матурлыгы – ана булуда. Бу – табигатьтән бирелгән миссия дә, бәхет тә. Аналарга бала игелеген күреп яшәргә язсын!

Илсөяр Иксанова турында кызыклы фактлар

  • 22 яшендә «Ышанасы килә» дигән беренче китабы дөнья күрә. 10000 тираж белән нәшер ителә. Китапны нәшриятка җибәргәндә, тиражга бер нульне ялгыш артык язалар. Әмма ул тиз арада сатылып бетә.
  • Балерина булырга хыяллана. Чөнки аннан да матуррак башка сәнгать юк дип саный. Бу хыял 3 нче сыйныфка кадәр генә дәвам итә.
  • Мәктәпне тәмамлаганда, университетның журналистика факультетына укырга чакыралар, әмма Мөхәммәт Мәһдиев шәкерте буласы килеп, татар филологиясе факультетын сайлый.

Фикер өстәү