«Аракы эчми, самогон кумый»: саран башлыкның 14 бала анасына язган характеристикасы

Моңа охшаш хәлләр еш очрап тора, шуңа җирлеген дә, исем-атларын да күрсәтеп тормыйм. Мәсьәлә гади генә инде. Авылда бер гаилә биш бала табып үстерә икән, шуның өстенә болар тагын тугыз баланы тәрбиягә алганнар. Бер танышлары киңәше белән бу ханымны Татарстанда бирелә торган «Ана даны» медаленә тәкъдим итәргә булалар. Документлар туплый башлыйлар хәзер. Авыл хакимиятеннән дә характеристика кирәк икән. Бик озак көттермичә генә авыл хакимияте язып бирә. Язманың беренче җөмләсе… Хәер, икенчесе дә… Мактарга тырышып язганнар бугай инде аны. Әмма хакимият башлыгы мактау сүзләренә саран кеше булганмы, характеристикасы бик кызык килеп чыккан. Аз гына пародия рәвешенә кертеп, шуны сезгә дә тәкъдим итәм әле. Укыгыз, сез дә сөенегез. Авылыгыздагы мактаулы шәхесләрне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә кирәккәндә, шундыйрак характеристикалар язып бирерсез.

«Фәләнова Флүрә Фәлән районның Төгән авылындагы үз өендә үз ире белән яши. Пенсионер. Ире Фәләнов Фәлән үзенең автосервисында эшли.

Флүрә аракы эчми, самогон кумый, хәтта сырага да якын килми. Авыл кибетеннән «Трояр», «Ясон», «Нитхинол» һәм башка суррогатлар сатып алганын күрүче булмаган. Үзе дә хәмер сату белән шөгыльләнми. Тәмәке тартмый, махорка үстерми, электрон сигарет суырып йөрми. Беркайчан да азгынлык юлында тотылганы юк. Күкрәгенә дә, аркасына да, хәтта беләгенә дә наколка ясатылмаган. Шул килеш тә озын җиңле озын күлмәк киеп, чәчен-башын каплап йөри. Пирсинг такмый. Мәчеткә йөри, намаз укый.

Үз балаларының барысы да бер атадан. Барысы да үз әтиләренә охшаган. Калган тугызы – тугыз әтидән. Балалары һәрвакыт чиста киемнән йөри, урамда да, мәктәптә дә, башка урыннарда да авылдашларыннан акча яки ашарга сораганнары юк. Яхшы укыйлар, бер сыйныфта икешәр ел утырып калганнары юк. Тәртипләре дә әйбәт – урамда очраганда исәнләшеп үтәләр.

Тормыш иптәше – бик абруйлы кеше. Күп эчми. Исерми, исерсә дә, килде-китте сөйләнеп йөрми. Үз хатынын кыйнамый. Бүтәннәрнекен дә. Гомумән, бик итагатьле кеше. Балаларына бер авыр сүз дә әйтми. Хәтта унтугызга җиткән өлкән кызын да берсүзсез кияүгә бирде…»

Алдан әйткәнемчә, буяуларны чүт кенә куертыбрак сурәтләгәндә, теге хакимият башлыгы язган характеристика шушылайрак килеп чыга. Медальгә тәкъдим ителүче авылдашына бу. Аналык хокукыннан мәхрүм ителергә торган хатынга түгел.

Югыйсә язарлык сүз тапмый аптырап торырлык кешеләр дә түгел икән болар, җәмәгать эшләрендә, авыл тормышында бик актив катнаша торган гаилә икән. Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнәләр, төрле бәйрәмнәр оештырганда башлап йөриләр. Балаларының кайсы биюче, кайсы җырчы, кайсы музыка коралларында уйный икән. Үзешчән сәнгать белән бергә спорт ярышларында да беренчелекне яулыйлар. Район данын яклау гына түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә җиңү алып кайталар. Һәртөрле олимпиадаларда җиңәләр. Уйлап чыгарасы да юк бит инде, бер карасаң, яз барысын да ничек бар – шулай итеп. Ачуым да бер килмәгәе, үзең юллап алып бирерлек бит инде медаль-фәләнне авылыңның шундый кешеләренә.

Юк. Монда нәкъ менә: «Фәлән Фәләнова аракы эчми, тәмәке тартмый», – дип язарга кирәк. Әйтерсең, ундүрт бала карап үстергән хатынның иң зур өстенлеге фәкать шул гына – эчмәү, тартмау, уйнаш итмәү.

Бу хакимияттәге әфәнде һәм ханымнарның наданлыгыннан да, рухи фәкыйрьлегеннән дә киләдер инде. Күремсезлек дигән нәрсә дә үзен сиздерәдер. Шуңа ияреп тәкәбберлек, башкаларга өстән карау, җавапсызлык кебек сыйфатлар да баш калкытадыр. Нишлисең инде… Шулай да үз мескенлеген күргәзмәгә кую берәүгә дә килешми бугай. Хәтта хакимчекләргә дә.


Фикер өстәү