Ерагаймасын ара: татар эшмәкәрләре Кукмара районына сәфәр кылды

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Кукмара районы белән танышты. Җыенның соңгы, өченче көнендә алар, берничә төркемгә бүленеп, төрле авылларда булды. Без утырган автобус исә Зур Сәрдек, Купка, Аш-Буҗи авылларына тукталды. Сәфәр бик күңелле узды: юл буе безне җыр һәм кояш озата барды. 

Иң элек кунаклар Зур Сәрдек авыл клубы һәм гимназиясе белән таныштылар. Башка мәктәпләр, укучылар кими, авылда яшьләр калмый, дисәләр, биредә узган ел беренче сыйныфка 35 бала укырга кергән. Барлык филиаллардан 45 бала бишенчегә килгән.

– Татар авылларында эшләүче гимназияләр күп түгел. Бүген мәктәптә 319 бала укый, 47 укытучы эшли. Укыту саф татарча алып барыла. Бүтән милләттән булган бер генә балабыз да юк. Шуңа күрә мәктәбебездә татар мохитен саклап яшәү бер дә кыен түгел. Кызганыч, һәркемгә хас проблемалар бездә дә бар: мәктәп бетергән балаларның кире авылга кайтмаулары, башлангыч сыйныфта укыганда ук кулларына телефон тоткан балаларның русча сөйләшергә омтылулары. Ләкин без барлык мөмкинлекләрне файдаланып (ә алар бездә күп), укучыларны төрле яклап кызыксындырабыз, – диде директор урынбасары Гөлсинә Зыятдинова.

Кукмара районының тырыш, булдыклы эшмәкәре Фәнис Хәмәтдинов турында күпләр ишетеп белә. Бу көнне исә делегатларга аның үзе һәм эшчәнлеге белән танышу бәхете дә татыды. Кунакларны башта Аш-Буҗи авылындагы ипи, кондитер ризыклары әзерләүче «Адай икмәге» цехына алып керделәр, шуннан соң Купкадагы «Кукмара сөте»нә алып бардылар.

– Пекарнядан көн саен – 700 мең сумлык, сөт комбинатыннан 300 мең сумлык продукция чыга. Алда торган бурычыбыз – пекарняныкын – 1 миллион, комбинатныкын 500 мең сумга күтәрү. Ризыкларыбыз унөч районның 500 кибетенә таратыла. Болардан тыш, узган ел чеби үстерү эшен дә башлап җибәрдек. Бер айлык 26 мең бройлер чебие саттык. Быел 56 мең чеби өчен акчаны күчереп куйдык. Киләчәктә ярымфабрикатлар эшләү нияте дә бар. Моннан тыш, без әле 780 кешене «Әмирхан» кооперативына да берләштереп торабыз, – дип эшчәнлеге белән таныштырды Фәнис Хәмәтдинов.

Сөтне исә фермерлардан җыялар.

– Без сөтне күрше-тирә авыллардагы ышанычлы фермерлардан гына җыябыз. Аларның сөте чыннан да бик сыйфатлы. Литрына 29 сум түлибез. Бик тәҗрибәле технологыбыз эшли, бу эштә шундый шәп белгечең булса, беркем дә кирәкми, – диде ул. – Бүген эшмәкәрләр кадрларга кытлык кичерә, тик бездә әлегә андый проблема юк. Аларның уртача хезмәт хакы – 45 мең сум. Эшчеләр 35 мең сумнан 85 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Комбинатта рентабельлек – 14, пекарняда 18 процентны тәшкил итә. Өч ел дәвамында бернинди кредитсыз эшлибез.

Аның эш алымнары күпләрдә кызыксыну уятты. Башка төбәкләрдән килүчеләр эшчеләренең хезмәт хаклары, эшләү шартлары, чыгымнарына бәйле сорауларга күмде.

Ульян эшмәкәре Фәнис Җәббаровның Кукмара районына беренче генә тапкыр килүе түгел икән. Моннан ун ел элек тә булган. Шул вакыттан бирле шактый үзгәрешләр булганлыгын әйтте.

– Район тагын да «киңәйгән», «тирәнәйгән». Сокландым, тик гаҗәпләнмәдек, чөнки хәзер кешеләрне гаҗәпләндерү бик авыр бит, – диде ул. – Без дә бөтенләй үк артта калганнардан түгел, ләкин барыбер күп нәрсәләрдә Татарстаннан үрнәк алабыз. Безнең егетләребезнең һәркайсы булдыклы, яңа технологияләр кулланып эшләсә дә, өстәмә белем алу беркемгә дә комачаулык итми. Шуңа күрә җыен безне берләштерүе, таныштыруы белән кадерле. Моннан танышып кайткан кешеләр белән хезмәттәшлекне һәрвакыт дәвам иттерәбез.

Сәфәр Кукмара районының мәдәният йортында тәмамланды. Маршрут нокталары күп булмаганлыктан, күңелгә: «Килгән кунаклар Кукмараның чын йөзен күрми китә инде», – дигән шик тә кереп оялаган иде. Тик кукмаралылар сыната торганнарданмыни соң инде?! Мәдәният йортындагы иң төп брендларыннан торган күргәзмә оештырганнарын күргәч, күңелгә җылы керде. Теләге һәм кесә янчыгы калын булганнар Кукмарадан истәлеккә савыт-саба, киез итекләр, милли бизәкле оеклар һәм футболкалар, өс киемнәре, борай ярмасы, тәм-томнар алып китте.

Делегатлар пленар утырышта катнашты һәм концерт карады. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп:

– Районыбыз үссен, алга барсын өчен тырышабыз. Төрле программаларда катнашабыз. Районга кадак кайтса да – файда, дибез. Бездә күргәнне үзегездә куллансагыз, нәтиҗә булыр. Киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын, – диде.

 


Фикер өстәү