«Яу кырындагы хәлләр турында теләсә ни сөйләп, үлгәннәрнең рухын рәнҗетмибезме без?!»

Махсус хәрби операция уңаеннан халык арасында кайбер чыш-пышлар башланды. Ачыктан-ачык мәгълүмати сугыш барганда, кайберәүләр нигәдер, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, дошман тегермәненә су коя. Янәсе, безнең матбугатта чыккан язмалар, телеэкраннардагы видеосюжетлар дөреслеккә туры килми, алар чеп-чи ялган.

Фикерләр сугышы гасырлар буе олы орышларның аерылмас бер өлеше булып килгән. Ни өчен? Паника куптару, ягъни коткы тарату кешене куркуга сала, ул акылын, кешечә фикерләү сәләтен югалта. Курку хисе аерым бер кешенең генә түгел, зур-зур төркемнәрнең акылын биләп алырга мөмкин. Психологлар моны бәндә баласында «көтү булып яшәү» инстинкты барлыгы белән аңлата һәм бу хис, күрәсең, мәңгелек. Миңа «цензура» һәм «паника» дигән сүзләр бер үк вакытта, һич югы бер-бер артлы туган кебек. Кешелек мәгълүмат таратуның берәр яңа ысулын уйлап тапкан саен, әлеге яңалык койрыгына цензура килеп ябышкан.

Заманында цензура тарихын бераз өйрәнгән идем. Әле безнең эрага хәтле фәләненче мең елларда ук төрле халыклар үзара оешып дәүләтләр барлыкка китерә башлый. Дәүләт булгач, идарә дә кирәк бит инде. Дәүләт идарәсе оешуга «дәүләт сере» дигән төшенчә дә барлыкка килмәде микән? Чөнки хакимият үзенең кайбер гамәлләрен ят күзләрдән сакларга тиеш, гәрчә әлеге гамәлләр шул дәүләтнең үз халкына хезмәт итсә дә. Бүген без яратып әйтә торган «өйдәге чүпне тышка чыгармау» дигән сүзләр әнә шул ерак гасырларга барып тоташмады микән әле. Авызың әйткәнне колагың ишетү кирәклеге законнар белән ныгытыла килгән. Җәмгыятьтә килеп туган вазгыятькә карап, цензура да урнаштырылган.

Тарихчылар язуынча, цензурага безнең эрага хәтле IV гасырларда яшәгән фәйләсуф Платон нигез салган. Балаларны начар мәгълүматтан араларга кирәклеге турында язып калдырган ул, без балаларның төрле уйдырмалар, теләсә кем авызыннан чыккан каршылыклы фикерләр тыңлап үсүенә юл куймаска тиеш, дигән. Цензор вазыйфасы борынгы Римда рәсмиләштерелгән дә. Ул заман цензурасы кешенең бөтен гамәлләрен, «мал-мөлкәт»ләрен исәпкә алудан башлап, халыкта югары әхлак ни дәрәҗәдә икәненә хәтле ныклы күзәтү астына алган. Ахыр чиктә цензура эшчәнлеге дәүләтнең чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш, дип уйлаган борынгы римлылар.

Мин тарихка махсус тукталдым. Укучым цензура, ягъни төрле тыюларның, чикләүләрнең кешелек җәмгыятенә ни өчен кирәк булганлыгы турында үзе дә уйлансын, дидем.

Язмамны «Паника» дип атау да очраклы түгел. Чөнки дөньялар болганган, җәмгыять зур үзгәрешләр кичергәндә, бу сүзнең мәгънәсе тагын да аныклана кебек. Бөек Ватан сугышы елларында теләсә ни сөйләп коткы таратып йөрүчеләрне фашистларның шпионына тиңләгәннәр. Паникерларны судсыз-нисез атып үтергәннәр. Андый законнар кайтмас, дип уйлыйк. Әмма бүген бөтен халык дөньяның тынычлануын көтеп, теләкләр теләгәндә, газизләрен югалткан ата-аналар кайгыга батып яшәгәндә, килде-китте сүзләр сөйләп йөрүдән кемгә, нинди файда соң? Безнең татар: «Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә», – ди. Бу «Авызыңа май кап, тының да чыкмасын!» дигән сүз түгел. Халык сүзнең башыннан элек төбен уйларга өйрәнгән. Бу – тормыш, язмыш сабагы.

Миңа махсус операциядә катнашканнар белән дә, һәлак булган егетләрнең ата-аналары белән дә очрашырга туры килде. Күзләре яшьле, йөрәкләренә кан сауган булса да, сер бирмәскә тырышты алар. Алай гына да түгел, аналар, мәсәлән, улларының нинди батырлык күрсәтүләрен күбрәк белергә тели, аларның данын яшәтәсе, гомерлек итәсе килә иде. Яу кырындагы хәлләр турында теләсә ни сөйләп, үлгәннәрнең рухын рәнҗетмибезме без?!

Мин бүген паникерларны исемләп атарга җыенмыйм, исемнәре дә, үзләре дә кирәк түгел. Намусларына көч килмәсме, дип кенә әйтүем.


Фикер өстәү