Татарстанда дәүләт хезмәткәрләрен ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшен башлаячаклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада дәүләт граждан хезмәте юнәлешләрен үстерү турында указның гамәлдә булуын озайткан. Хәзер ул 2025 елга кадәр үз көчендә булачак, дип яза “Татар-информ”, документка таянып.

Исегезгә төшерәбез: указ 2021 елда кабул ителгән иде. Документ 2023 елга кадәр дәүләт граждан хезмәтен алга таба үстерүгә һәм кадрлар белән идарә итү системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш документта дәүләт хезмәткәрләрен ватнапәрвәрлек, клиентларны ярату-ихтирам итү рухында тәрбияләү, талантлы хезмәткәрләргә үсәргә ярдәм итү буенча яңа юнәлеш билгеләнгән. Шулай ук дәүләт органнарын кадрлар белән тәэмин итү максатында һөнәри үсеш мәсьәләләре буенча халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү зарурилыгы күрсәтелгән.


Фикер өстәү