Рафаэль Яруллин: «Бу эшкә тотынгач, хатыным балага узды»

Монда кемнәр генә юк! Баласы өеннән куып чыгарган аналар да, гаиләсенә кирәге калмаган ирләр дә, пенсиясен җиткерә алмаган өлкәннәр дә бар. Арада торыр җире булмаган яшьләр дә күренә. Барысын да бер уй – тамак туйдыру берләштерә. Якшәмбе җиткәнне көтеп тора алар. Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек эшмәкәр Рафаэль Яруллин аларны атна саен ризык белән сыйлый.

– Арабызда нинди генә язмышлы кешеләр юк икән. Кайчагында аларны тыңлап, хәйран каласың. Бу эшемне башлаганчы, шәһәрдә хәер сорап торучыларны еш очрата идем. Авыр хәлдә калган кешеләрне җылы ризык белән сөендерергә теләдем. 2020 елда, ниһаять, теләгемне тормышка ашыра башладым, – ди Рафаэль.

Рафаэль төзелеш өлкәсендә эшли, буш вакытларында агачтан әйберләр ясый. Кайчагында заказ буенча ит ризыклары да пешереп сата икән.

– Әнә шул акчага якшәмбе көнне ишегалдымда зур казанда ризык пешерергә булдым. Әкренләп ишетеп килә башладылар. Башта 10 кеше килсә, аннан 25кә, соңрак 50гә дә җиттеләр. Җәй көннәре 100дән артып китәләр. Бу эшемне күреп, башкалар да кушылды. Беркемнән дә акча сораганым булмады. Үзләре теләк белдереп, кемдер ит, кемдер яшелчә алып килә. Соңгы арада чәй ризыклары да китерүчеләр күп. Сәдака итеп камыр ризыклары да бирәләр, – ди ул. – Әле менә шушы көннәрдә бер ир-ат баласы туган хөрмәткә сарык ите бирде. Шул иттән пылау пешердек. Ашатып кына калмыйбыз, кирәк кешегә күчтәнәч итеп тә җибәрәбез. Мохтаҗларга өләшү өчен бүләк алып килүчеләр дә бар. Әле менә бу арада балык тараттык.

Биредә бар кешегә дә ишекләр ачык. Ә менә салмышларга айныгач килергә киңәш итәләр. Ризык эзләп килүчеләр арасында яшьләр дә җитәрлек. Рафаэль андыйларга ипине үзләренә эшләп ашарга ярдәм итә. Эшмәкәрләр, колхоз җитәкчеләре, фермерлар белән сөйләшеп эшкә урнаштыралар икән.

– Җылы ризык эзләп килүчеләр арасында 12 мең сум пенсия алучылар бар. Төрле авырудан интеккәннәре дә аз түгел. Менә уйлап карагыз: 6 мең сум акчасын коммуналь хезмәтләр өчен түли, калганына ай буе җан асрарга кирәк. Әле дарулар да аласы бар. Иң борчыганы шул: бу кешеләрнең балалары ни карый? Әти-әниләрен шундый көнгә калдыру өчен нинди кеше булырга кирәк? Менә нинди көнгә килеп җиттек! Кайчак өлкәннәрне гаиләгә дә урнаштырмакчы булып карыйм. Алам дип шалтыратучыларның күбесе авыру әниләрен карар өчен кеше эзли булып чыга. Шаккатам мин андыйларга. Үз әниеңне карарга вакыт таба алма инде! Сизәсезме, бик усалландык без… Урамдагы чит кешене әйтмим инде, якыннарга да җылы сүз таба алмыйбыз бит, – ди Рафаэль. – Әлеге эшне башлаганда мин бернигә өметләнмәгән идем. Йөрәгем кушканга алындым. Ә бер айдан хатыным балага узды. Мин моны эшемнең кабул булуы, кешеләрнең рәхмәте дип кабул иттем. Киләчәктә мохтаҗлар өчен ашханә ачасым килә. Атнага бер түгел, 2–3 тапкыр ашатасы иде үзләрен. Ярдәм кулы сузучыларга да рәхмәт. Башкаларның да яхшылыкка кушылуына сөенәм.

 

 


Фикер өстәү