Быел Кадер кичен нинди көннәрдә эзләргә кирәк? Ул ни өчен яшерелгән?

Рамазан аенда күңелне ымсындырып торган бер көн була. Ул да булса – Кадер киче. Мөселман кеше өчен иң серле, иң кадерле кичләрнең берсе ул. Быел аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичен ничек уздрырырга кирәк?

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов шул сорауларыбызга җавап бирде.

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов

Кадер киче безнең өчен иң беренче чиратта нәрсәсе белән кадерле?

– Кадер киче – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә биргән олы нигъмәте. Коръәни Кәримдә Кадер киче турында бик еш искә алына, аның фазыйләтләре турында сөйләнә. Рамазан аенда Кадер кичендә Коръән иңдерелә башлый. Шуннан 23 ел дәвамында иңдерелеп тәмам кылына. Аллаһы Тәгалә Кадер киче турында: «Бу кичә мең айдан хәерлерәк», – ди. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә бер кичәгә 83 елдан да хәерлерәк кич ясаган. Шушы кичтә һәрбер адәм баласының, илләрнең, шәһәрләрнең язмышлары да языла. Аллаһы Тәгалә бер сүрәдә: «Бу төндә Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле, гыйлемле әмерләре таратыла», – ди. Хөсәен ибн Фадл дигән галимнән: «Аллаһы Тәгалә дөньяны яралтканчы гамәлләрне тәкъдир кылмадымыни?» – дип сораганнар. Ул: «Әйе, тәкъдир кылды», – дип җавап биргән. «Алайса, бу төннең мәгънәсе нәрсәдә соң?» – дигәннәр. «Мәгънәсе – менә шушы тәкъдир кылынган гамәлләрне вакытына китерү һәм инде тәкъдир кылынган шушы гамәлләрне тормышка ашыруда», – дип җавап биргән ул.

Кадер кичен нинди билгеләрдән танып белергә була?

– Кадер киченнән соң икенче көнгә таба кебек түп-түгәрәк һәм нур чәчмичә кояш чыга. Бу кичнең иң төп билгесе әнә шул. Тагын бер хәдистә: «Ул төн ачык, тыныч булыр, анда бәрәкәт булыр. Ул ни суык, ни салкын булмас, икенче көнне кояш нурлар чәчмичә чыгар», – дигән юллар бар.

Кадер кичен ничек уздырырга?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам: «Кем дә кем, шушы кичәне Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, аның гөнаһларны кичерүенә өметләнеп, гыйбадәттә үткәрсә, аның үткән барлык гөнаһы да гафу ителер», – ди. Шуңа күрә шушы кичне гыйбадәттә уздырырга кирәк. Рәсүлебез рамазан аеның соңгы ун көнен мәчеттә үткәргән. Ул төннәрен гыйбадәттә булган, гаиләсен дә уяткан. Шуңа күрә бу кичне гыйбадәттә, зекердә, тәсбихтә, догада, Коръән, тәһәҗҗүд намазын укып үткәрсәк, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларыбызны да кичерәчәк. Кадер кичендә үзен гыйбадәткә, зекергә багышлаган кешенең хәерсез гамәлләргә дә вакыты калмый.

Быел Кадер кичен нинди көннәрдә эзләргә кирәк? Ул ни өчен яшерелгән?

– Кадер киче рамазан аеның соңгы ун көнендә һәм так сандагы төндә яшерелгән була. Шул рәвешле быел ул рамазан аеның 21, 23, 25, 27, 29 нчы кичнең берсендә булырга мөмкин. Адәм балалары шушы бер көнгә, бер сәгатькә генә басым ясамасыннар, гыйбадәтләрен күп кылсыннар, әҗерләре, иманнары, тәкъвалыклары артсын дип, Аллаһы Тәгалә шушы төнне яшергән. Бер елда – 365 көн. Шуның бер ае – ураза. Шул бер айның соңгы ун көне, шул ун көннең биш төне… Күпме бу? Юк, билгеле. Шуңа күрә адәм балалары күбрәк зекер, дога кылсыннар, ялкауланмасыннар, уяу булсыннар иде.

 

Йәгез, бер дога!

Кадер кичендә укыла

Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам Гайшә анабызга бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

«Әллааһүммә иннәкә әфүввүн түхибүл әфвә фәфү әннии».

Мәгънәсе: «Аллаһым! Син – гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!»

 


Фикер өстәү