Колак тиштерү, керфек үстерү, чәч буяу, тырнак ясату гөнаһмы?

Матурлык туйда гына түгел, көн дә кирәк! Ә көн дә матур булуның ысул-алымнары бихисап бүген. Көн дә бизәнеп тормаслык итеп кашын да, керфеген дә ясыйлар, ел буена җитәрлек итеп иренеңне дә кызарталар хәзер. Чәч үстерү, тырнак ясауны әйткән дә юк. Замана матурлык индустриясе могҗизаларына акчаң һәм кыюлыгың гына җитсен! Әмма, ясалма матурлык артыннан куып, Ходай Тәгалә биргән табигыйлектән баш тартуыбыз белән гөнаһка батмыйбызмы икән? Усад бистәсе мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән әнә шул четерекле сорауга җавап эзләдек.

– Мөхәммәд хәзрәт, ислам дине матурлык, бизәнү мәсьәләләренә нинди мөнәсәбәттә?

– Ислам дине матурлыкка омтылуны хуплый. Бу ир-атка да, хатын-кызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла. Ир белән хатынның һәрчак үзен карап, бер-берсе алдында матур булып күренергә тырышуы гаиләләрне дә ныгыта. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә матурлыкны ярата», – дигән. Хәзерге заман матурлык индустриясе бик нык алга киткән. Гүзәллеккә ирешүнең яңадан-яңа ысуллары барлыкка килә тора. Әмма нинди дә булса матурлык процедурасын ясатыр алдыннан кеше иң элек: «Бу гамәл динсез, әхлаксыз кешеләр артыннан иярү булмасмы?» – дип уйланырга тиеш. Бу гамәл кешенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән матурлыгын, йөз, гәүдә чалымнарын да бозмаска, үзгәртмәскә тиеш. Мисал өчен кеше тик торганда зур борынын кечерәйтсә, бу инде гөнаһ саналачак. Әйткәнемчә, ир-ат та матурлыкка омтылырга тиеш. Бу очракта спорт белән шөгыльләнеп, үзеңне формада тоту, пөхтә киенү, чәчне матур итеп алдырып, тырнакларны чиста йөртү күздә тотыла. Хатын-кыз – табигате белән үк матурлык үрнәге. Аллаһы Тәгалә аны шундый итеп  яраткан. Исламда хатын-кызның гаүрәт җирләрен каплап йөрергә тиешлеге дә әнә шушы гүзәллекне ят күзләрдән саклауны күздә тота. Чит ир-ат аның бизәнгән йөзен дә күрергә тиеш түгел. Аны да каплау шарт. Әтисе, ир туганы янында исә хатын-кыз бизәнгән килеш тә йөри ала.

– Соңгы арада матурлык салоннарында хәләл дигән сүз еш кулланыла башлады. Хәләл ысул белән каш, тырнак ясату дөресме?

– Хәләл ысул белән тырнак ясаганда, су үткәрә торган лак кулланыла. Шуңа күрә ул дингә каршы килми. Хәләл ысул белән каш ясаганда каш йолкынмый, кирәкмәгән төкләр төссезләндерелә генә. Шул рәвешле бу ысул да гөнаһ саналмый. Ә менә каш йолку ислам динендә тыела. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгалә татуировка ясаучы һәм ясатучы, каш йолкып, каш йолкытучыны, матурлык өчен теш араларын игәүләтүчеләрне каргар», – ди. Бу Аллаһы Тәгалә тудырган матурлыкны, табигыйлекне җимерү санала. Кына, буяу ярдәмендә каш төсен үзгәртүне дә ирең өчен генә эшләү рөхсәт ителә. Андый кашлар белән чит-ят кеше янында күренергә ярамый. Шуңа күрә урамга чыкканда буялган кашларны юып, чистартырга туры киләчәк.

– Димәк, исламда тырнак ясату, педикюр рөхсәт ителә?

– Ислам дине тарафыннан рөхсәт ителү генә түгел, хуплана торган гамәлләр бу. Тырнаклар һәрчак чиста, пөхтә, матур булырга тиеш. Тырнакны кырык көннән дә артыграк үстерергә ярамый. Тырнак буяуга килгәндә, исламда ул шулай ук тыелмый. Әмма тырнак буявы әллә кайдан «кычкырып» торырга тиеш түгел. Намаз укыр алдыннан, тәһарәт алганда тырнак буявын бетерергә кирәк. Ник дигәндә, ул су үткәрми. Димәк, тәһарәт алу да дөрес булмый дигән сүз. Күрем вакытында, бала тапканнан соң чистарынып бетмәгәндә хатын-кыз намаз укый алмый. Шуңа күрә бу чорда ул тырнагын буяп йөрсә, зыян юк.

– Хатын-кызга чәч кисәргә, буярга, чәч ясатырга ярыймы?

– Дин хатын-кызның чәч ясату, кистерүен тыймый. Әмма моның берничә шарты бар. Беренчедән, хатын-кызның бу гамәле ир-атка охшарга тырышуны хәтерләтмәскә тиеш. Ник дигәндә, дин капма-каршы җенес вәкилләренең бер-берсенә охшарга тырышуын тыя. Икенчедән, хатын-кызның чәче ир-атлар булмаган махсус урыннарда гына киселергә, ясалырга тиеш. Хатын-кызга чәч буяу да рөхсәт ителә. Әмма бер искәрмә бар. Хатын-кызга чәчен чем-кара төскә буяту тыела. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдистә: «Миннән соң килүчеләр арасында чәчен кара төскә буячылар булачак. Болай эшләгән кеше җәннәт исен тоймас», – дигән. Шуңа күрә бу вариантка тукталган очракта да ул башка төсмер, әйтик, кызгылт төс кергән кара буяу булырга тиеш.

– Хәзер хатын-кызлар арасында ясалма чәч үстерү популяр, араларында парик киючеләр дә очрый.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгалә чәч үстерүчене, чәчен үстертүчене дә каргый», – ди. Билгеле булганча, чәч үстергәндә төкләр махсус җилемгә утыртыла. Ә ул су үткәрми. Шуңа күрә тәһарәт алганда ясалма рәвештә үстерелгән чәчләрне салырга туры киләчәк. Парик мәсьәләсенә килгәндә, әгәр ул тышкы яктан ясалма булып күзгә ташланып торса, аны кию гөнаһ саналмый. Әгәр парик чын чәчтән берни белән дә аерылмаса, аны кияргә ярамый. Бу  күз алдау, ялган санала. Кеше чәченнән ясалган парикны да кию тыела.

– Керфек үстерү турында ни диярсез?

– Монда да шул ук таләпләр диярлек. Ясалма керфекләр чын, кеше керфегеннән ясалмаган булырга тиеш. Керфек үстергәндә кулланылган җилем шулай ук тәһарәтне боза. Тагын шунысы да бар: хатын-кыз үстерелгән керфекләре белән ире каршында гына йөри ала. Моны чит-ят кеше күрергә тиеш түгел.

– Эпиляция, депиляция ясау гөнаһмы?

– Эпиляция, депиляция ясату ир-ат белән хатын-кызга бер үк дәрәҗәдә рөхсәт ителә. Әмма гаүрәт урындагы төкләрдән һәркем үзе арынырга тиеш. Моны чит кешегә эшләтергә ярамый.

– Кыз баланың, колагын тиштереп, алка тагу рөхсәт гамәлме?

– Иң элек шуны искәртик: исламда ир кешегә колак тиштерү тыела. Бу – хатын-кызлар өчен генә хас, рөхсәт гамәл. Шуңа күрә кыз баланың колагын тишеп, алка тагу да рөхсәт ителә.

– Мөселман ир-атка алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый, диләр. Дин буенча хатын-кызларга тагарга ярамаган яки киңәш ителмәгән бизәнү әйберләре бармы?

– Чираттагы бер хәдистә түбәндәге күренеш тасвирлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сул кулына – табигый ефәк кисәге, уң кулына алтын тоткан да, ике кулын өскә күтәреп: «Бу ике әйбер – ир-атлар өчен тыелган, хатын-кызларга рөхсәт ителгән», – дигән. Шуңа күрә ир-атларга табигый ефәктән тегелгән, мисал өчен галстук кебек бизәнү әйбере, алтын эшләнмәләр тагу тыела. Хатын-кызлар өчен мондый чикләүләр юк. Әмма бизәнү әйберләре әллә кайдан күзгә ташланып, игътибарны үзенә җәлеп итеп тормаска тиеш.

– Исламда ислемай, хушбуй сөртүгә билгеле бер таләпләр бармы? Алар да игътибарны әллә кайдан үзенә җәлеп итә бит…

– Хуш ис – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Һәр нәрсәдә чама хисе булган кебек, бу очракта да артыгын кыланырга ярамый. Хушбуй составында каршы җенестә җенси теләк уятучы феромон дигән матдә булмаска тиеш. Мөселман хатын-кызына урамга чыкканда хушбуй сөртү тыела. Аның хушбуй исе чит ир-атта җенси теләк уятса, бу гөнаһның бер өлеше хатын-кызның үзенә төшәчәк. Шуңа күрә хатын-кыз хушбуйны өйдә чакта, йә булмаса, иптәш кызлары янында гына сөртергә тиеш.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото:  pixabay.com/ru


Фикер өстәү