Коръән ашларында гаурәтләрен капламаган хатын-кызлар утырса, дога кабул булырмы?

Көндәлек тормышыбызда күңелне борчыган сораулар туып кына тора. Араларында дингә кагылышлылары да байтак. Шуны истә тотып, сәхифәбездә яңа рубрика башлап җибәрәбез. Дингә кагылышлы соравыгыз булса, аны 89534975861 («Ватсап») аша безгә юллый аласыз.

Укучыбызны кызыксындырган сорауларга Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов җавап бирә.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов

Әлфия: Коръән ашларында күпчелек хатынкыз яулыгын чөеп кенә артка бәйләп куя. Муен ачык кала. Гаурәтләре капланмаган була бит инде. Гаурәтләр капланмаса, йортка фәрештәләр керми, диләр. Бу очракта Коръән укып, дога кылуда кимчелек булмыймы икән? Ни өчендер хәзрәтләр дә кисәтү ясамый.

– Гаурәт – чит кешеләргә күрсәтергә тиеш булмаган әгъзалар ул. Ир кешенең тездән алып кендеккә кадәр булган өлеше гаурәт санала. Хатын-кызның исә гаурәте ике төрле була ала. Чит ирләр янында капланырга тиеш булган җирләре һәм хатын-кызлар арасында үзе генә булган вакытта капланырга тиеш булган урыннары. Хатын-кыз чит ирләр янында булганда, аның йөзе, беләзеккә кадәр куллары һәм тубыкка кадәр аягыннан тыш барлык җирләре гаурәт булып санала. Хатын-кызлар арасында чакта исә кендегеннән алып тезләренә кадәр булган өлеше капланган булырга тиеш. Гаурәт җирләрне ачу – гөнаһ. Ә инде мәҗлесләрдә, ниндидер җыеннарда кайбер хатын-кызларның яулык астыннан чәч бөртеге күренеп тору яки муеннары капланмаган булу, бер яктан, гөнаһ булса да, икенче яктан әлеге хәлне күзәткән дин әһелләре бу мәсьәләгә артык җитди карарга тиеш түгел. Ник дигәндә, мәҗлесләргә тулаем шәригать кушканча киенеп килмәгән кешеләрнең белемнәре һәм рухи халәтләре зәгыйфьрәк була. Алар диннең нечкәлекләрен, кагыйдәләрен белеп бетерми. Андый кешеләргә каты бәрелеп, кисәтү ясау дөрес түгел. Болай эшләп, аларны диннән дә биздерүебез бар. Дингә тартылган, аның белән кызыксынган кешегә иң элек иман хакында сөйләргә кирәк. Аның йөрәгендә иман нуры барлыкка килсен өчен тырышырга кирәк. Йөрәгендә иман нуры барлыкка килсә, андый кешеләр башка берәүләрнең: «Башыңа яулык яп», «Яулыктан чәчең чыгып тора», «Ник муеның күренә?» – дип әйткәнен көтмичә, аны үзләре җиренә җиткереп эшләячәк.

 

Роза Мөхетдинова: Хатынкызга (62 яшь) беренче тапкыр фарыз хаҗга мәхрамсыз барырга ярыймы?

– Әлеге сорауга дин галимнәре төрлечә җавап бирә. Аларның бер ише, хатын-кызның мәхрамсыз, үзе генә ерак сәфәргә чыгуы яки хаҗга баруы – гөнаһ, ди. Икенчеләре исә: «Әгәр дә хатын-кызның мәхрамсыз сәфәргә чыгуында ниндидер аяныч хәлләр күзалланмый икән, бу очракта ире булса, иренең хәер-фатихасы белән хаҗга яки сәфәргә чыгуы рөхсәт ителә», – диләр. Һәрхәлдә мәхрамсыз хаҗга барырга җыенган хатын-кыз үз мәхәлләсендә яшәгән имамнарга һәм казыйларга, хаҗ сәфәрен оештырган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 

Шәүкәт Гайнанов: Намазны ташларга ярамый, диләр. Тик дин ягыннан берсе дә җавап бирә алмый.

– Камил акылга ия, балигъ булган һәр мөселманның иң зур бурычы – биш вакыт намазны башкару. Әгәр кеше намазның фарыз икәнен белә торып, нәфесенә бирелеп, намазын үтәмәсә, Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ эшләгән кеше булып саналыр. Ә инде намаз уку кирәкми, ул фарыз түгел, дип әйтсә, Аллам сакласын, бөтенләй диннән дә чыгыр. Шулай булгач, һәрбер мөселман бәндә намазны башкаруга җитди карарга, намаз укый белмәсә, өйрәнергә, өйрәнгәннән соң булдыра алган кадәр намазын җиренә җиткереп үтәп яшәргә тиеш.

 


Фикер өстәү