«Намаз укыганда фикерем читкә юнәлә. Ни эшләргә?»: Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов җавап бирә

Көндәлек тормышыбызда күңелне борчыган сораулар туып кына тора. Араларында дингә кагылышлылары да байтак. Шуны истә тотып, сәхифәбездә яңа рубрика башлап җибәрәбез. Дингә кагылышлы соравыгыз булса, аны 89534975861 («Ватсап») аша безгә юллый аласыз.

Укучыбызны кызыксындырган сорауларга Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов җавап бирә.

  1. Минем үт куыгын алдырганга ике ай ярым булды. Аллаһ ризалыгы өчен уразага кердем. Миңа ураза тотарга ярыймы икән? Кабул булырмы?

Фәния Нәбиуллина

– Динебезнең иң мөкаддәс, иң изге кагыйдәләренең берсе, ул да булса – кеше, дин кагыйдәләрен үтәү белән үзенә зарар китерергә тиеш түгел. Шулай булгач, әгәр дә ураза тоту кешене ниндидер аяныч хәлләргә китерә икән, ниндидер чир китереп чыгарырга мөмкин яисә булган чирләре азып китә икән, ураза тотудан тыелырга кирәк.

  1. Намаз укымаган кеше ураза тотканда тәһарәтне намаз укыган кеше кебек үк алырга тиешме?

Фирая Хәбибуллина

– Беренчедән, тәһарәт алуның бөтен хәрәкәтләре дин тарафыннан билгеләнгән һәм ул беркайчан да үзгәрми. Икенчедән, уразалы булган кешегә тәһарәтле булу шарт түгел. Кеше тәһарәтсез хәлдә дә ураза тота ала.

  1. Намаз укыганда фикерем читкә юнәлә, башка чит уйлар килә. Андый чакта ни эшләргә? Мондый очракта намаз кабул буламы? Уразага кагылышлы соравым да бар иде. Ураза тотмаган кеше ифтарларга йөрергә тиешме?

Аксубай районында яшәүче укучыгыз

– Бу сорауга җавап бирер алдыннан, дин китапларында язылган бер хәдисне искә төшерәсе килә. Пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп: «Әй, Мөхәммәд пәйгамбәр, намазыбызны башкарган вакытта күңелебезгә чит фикерләр керә, ни хәл итик?» – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәлам исә: «Ул – сезнең иманлы булуыгызның галәмәте», – дигән. Ягъни намаз укыганда ниндидер чит фикерләр керергә мөмкин. Ләкин ул намазга берничек тә зыян китерми. Намаз укучы кеше булдырган алган кадәр үзенең күңелен, йөрәген чит фикерләрдән арындырып, намазын башкарырга, шушы юлда тырышлык куярга тиеш. Ләкин никадәр тырышса да, күңелгә барыбер чит фикерләр керә икән, алар бу намазга бернинди зыян да китермәс.

Икенче соравыгызга килгәндә, ифтар мәҗлесендә Коръән укыйлар, бергәләшеп дога кылалар, намаз укыйлар. Шул рәвешле ифтар мәҗлесенә килгән кеше биредә авыз ачудан тыш кылына торган гамәлләргә дә катнашкан, әҗер-савабын алган була. Димәк, ураза тотмаса да, кешене якын итеп ифтар мәҗлесенә чакыралар һәм ул анда килә икән, ниятләре изге булса, чакыручысы да, чакыруга җавап бирүчесе дә әҗерле, саваплы булалар.


Фикер өстәү