«Психологларны тыңламыйм»: танылган шәхесләр кәефсез чакта нишли?

Кайчак юк кына нәрсәдән кәеф китеп, я булмаса, бөтенләй, төшенкелеккә бирелгән чаклар һәркемгә таныштыр. «Бар көчеңне җыеп торып бас!» – дип җырлыймы әле Илсөя Бәдретдинова? Шулай да, бүгенге сәхифәбез кунаклары кәефсез чакта нишли? Төшенкелеккә ничек бирелмәскә? 

Нәфисә Сабирҗанова

«Үткән – беткән!»

Нәфисә Сабирҗанова, журналист, шагыйрә:

– Тормышымның кайсыдыр бер мизгелендә башыма шундый уйны сеңдереп куйдым: үткәннәр турында артык уйламаска кирәк. Үткән – беткән! Аны кайтарып та, үзгәртеп тә булмый. Син үзгәртә алмаган әйбер өчен кайгырудан ни файда? Шуны аңласаң, җиңел булып китә. Теләсә нинди начар әйбернең дә яхшы ягын табарга була. Кап-карадан да хәтта! Тырышып эзләргә генә кирәк. Гап-гади мисал: мин узган ялларда бер мәҗлестә булдым. Анда күп итеп, тәмле итеп ашарга туры килде. Бүген уйлыйм: килограммнар да арткандыр, ашказаным да борчый бит. Ә аның каравы мин рәхәтләнеп ял иттем! Үземә ял итәргә ирек бирдем. Мин үземне әнә шулай тынычландырып, теләсә нәрсәнең рәхәтен табарга өйрәнгән кеше.

Күңелем төшкәндә – андый чаклар булып тора – балаларымны, оныгымны, иремне, дусларымны уйлыйм. Халкыма да кирәк бит әле мин, дим. Мин үлеп киттем, ди, ә алар нишли? «Җитте, тор, Нәфисә! Юын, чәчләреңне тара да алга», – дип, үземне торгызырга өйрәндем.

Ришат Әхмәдуллин

«Дога коткара»

Ришат Әхмәдуллин, Камал театры артисты:

– Андый чакларда мине догалар коткара. Аннан соң, вакыт юк чакта онытылган, әмма кәефемне күтәрә торган эшләрне эшлим. Мәсәлән, озаклап җәяү йөрим, Казан урамнарын әйләнәм. Саф һава – үзе дәва. Өйдә һәрвакыт диярлек тынычландыра торган музыка яңгырап тора. Мин андый көйләрне бик яратам, йокларга да булыша ул. Төшенкелеккә бирелә башлавымны сизүгә, ялгыз калырга тырышам. Үз-үзем белән сөйләшәм, башымдагы уйларны тәртипкә китерәм, шул рәвешле тынычланам.

Динә Закирова

«Психологларны тыңламыйм»

Динә Закирова, скрипкачы:

– Безне тәрбияләгән вакытта әти-әниләр төшенкелеккә бирелмәскә өйрәттеләр. Депрессия – чир ул. Аның белән авырмас өчен, вакытыңны булдыра алган кадәр эш, йә башка мәшәкатьләр белән тулыландыру мөһим. Мин начар уйларны башыма кертмәскә, вакытымны балам, гаиләм белән үткәрергә тырышам. Психологларны тыңламыйм, алардан киңәш сорамыйм. Чөнки үз-үземә ышанам һәм аларның киңәшләре күп очракта минем фикер белән туры килмәү ачуымны китерә. Псевдо-психологлар да күбәйде бит хәзер. Һич югы машинама утырып, ялгызым трассада йөрергә яратам, юл һәм тизлек ниндидер үзгә рәхәтлек бирә миңа. Аллаһка ышанам. Нинди дә булса борчу-мәшәкать булса, сабырлыгымны югалтмаска тырышам, паникага бирелү миңа хас түгел.

Идел Кыямов

«Су юып төшерә»

Идел Кыямов, алып баручы, тележурналист:

– Иҗат кешеләре төшенкелеккә еш бирелә. Без бит башкаларга энергия бирәбез, я булмаса башкалар бездән энергия ала. Шуңа андый вакытлар булгалый. Йокларга ятып, икенче көнне йокыңны туйдырып уянасың икән, кәефең яхшыра. Ул булышмый икән, ялларда, авылга кайтып, физик эш эшләргә була. Утын ярасыңмы, башка эшме – җиргә якынаерга кирәк. Һәрхәлдә, миңа ярдәм итә. Яраткан ризыгымны ашап куйсам да, күршедәге бассейнга барып кайтсам да, рәхәт булып китә. Су бөтен начарлыкны юып төшерә. Михаил Боярскийның: «Все пройдет, и печаль, и радость» дигән сүзләре бар. Һәрнәрсәнең башы һәм ахыры була, шуны истә тотарга кирәк.


Фикер өстәү