“Нәфис Косметикс”та эшләүчеләрнең сальмонеллез йоктыру сәбәбен ачыклаганнар

“Нәфис Косметикс” предприятиесендә сальмонеллез авыруының килеп чыгу сәбәбе билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” “Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: 17-22 мартта “Нәфис Косметикс”ның 84 хезмәткәрендә, шулай ук хосусый эшмәкәр “Сабирҗан М.Р.” производство ашханәсендә (чирләүчеләрнең барысы да шунда тукланган) эшләүче 5 кешедә сальмонеллез авыруы ачыкланган.

52 сырхау йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган, 37се өендә дәвалана. 67 кешегә сальмонеллез диагнозы билгеләнгән, калганнарының анализлары әзер түгел әле.

Белгечләр ачыклаганча, ашханә хезмәткәрләренең ризык әзерләгәндә санитария таләпләрен һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәве шундый аянычлы хәлгә китергән.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, чирләүчеләр ашаган тавык йөрәге белән токмачта сальмонелла ачыкланган. Шулай ук тавык бавыры, ит фрикаделькасында да бактерияләр табылган. Инде әйткәнебезчә. ашханәнең 5 хезмәткәрендә дә сальмонелла авыруы билгеләгәннәр. Аларны эштән азат икәннәр.

Роспотребнадзор идарәсе санитария кагыйдәләрен бозган өчен хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзегән. “Нәфис Косметикс” ашханәсе эшчәнлеге вакытлыча туктатылган.


Фикер өстәү