Тавык фаршында эчәклек таякчыклары, бактерияләр һәм сальмонелла тапканнар

“Петелинка” һәм “Мясницкий ряд” маркалы продукция генә сыйфатлы дип табылган.

“Роскачество” белгечләре тавык фаршында бактерияләр, сальмонелла һәм листерия тапкан. Россиянең ун төбәгендә җитештерелгән 18 сәүдә маркалы продукциягә тикшерү үткәрелгән. Бары тик “Петелинка” һәм “Мясницкий ряд” маркалы продукция генә югары сыйфатлы дип табылган. Тикшерелгән продукциянең 72 проценты тиешле таләпләргә җавап бирми.

18 сәүдә маркасы продукциясеннән 11енең микробиологик күрсәткечләр буенча тиешле таләпләргә туры килмәве ачыклаган. Болар – “Азбука вкуса”, “Рококо”, “SPAR”, “Перекресток”, “Мясновъ”, “Чернышихинское мясо”, “Ярославский бройлер” кебек маркалар.

“Троекурово”, “Каждый день” һәм “Чернышихинское мясо”да эчәклек таякчыклары, “ВкусВилл”, “Чернышихинское мясо” һәм “Ярославский бройлер”да чир китереп чыгаручы микроорганизмнар, шул исәптән сальмонелла тапканнар. Шул ук вакытта “Троекурово” һәм “Перекресток”та листерия табылган. Ә “Мираторг”та составында күрсәтелмәгән клетчатка барлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү