Балык консервларының 15 процентында паразитлар табылган

“Вкусные консервы”, “Лента” маркалы горбуша, шулай ук “Китбай” нерка консервларында тере булмаган паразит личинкалары табылган.

Роскачество белгечләре нерка һәм горбуша консервларында тере булмаган личинкалар тапкан. Бу хакта ТАСС оешманың матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда үткәрелгән тикшеренүләрдән бирле консервланган балыкның паразитлар белән зарарлану очраклары 2 тапкыр диярлек кимегән. Ул чагында продукциянең 39%ында тере булмаган личинкалар табылган. Быел исә – 15%. Личинкалар “Вкусные консервы” (“Морские традиции” ҖЧҖ) һәм “Лента” (“Балт-фиш плюс” ҖЧҖ) маркалы горбуша консервларында, шулай ук “Китбай” (“Восток продукт” ҖЧҖ) маркалы консервларда булган.

Белгечләр әйтүенчә, термик эшкәртелгәннән соң консервлардагы личинкалар үлә. Бу очракта алар сәламәтлеккә куркыныч тудырмый.


Фикер өстәү