Татарстан суд приставлары салым түләмәүчеләрнең 1764 мөлкәтенә арест салган

Ел башыннан Татарстан суд приставлары салым түләмәүчеләрнең 1764 мөлкәтенә (барлыгы 496 миллион сумлык) арест салган. Шул исәптән 273е – күчемсез милек (263 миллион сумлык), 603е – машина (215 миллион сумлык).

Бурыч түләнмәгән очракта, суд приставы арест салынган мөлкәтне сатуга озата. Аны сатудан кергән акча әҗәтне каплауга тотыла. Узган елда бурычлыларның барлыгы 1 миллиард 300 миллион сумлык мөлкәте сатуга тапшырылган. Шуның бер өлеше сатылып, 204 миллион 630 мең сум акча кергән. Бурычын түләмәүчеләрнең сатылган мөлкәте арасында – фатир, торак булмаган бина, җир кишәрлеге һәм 170 машина.


Фикер өстәү