“Агроволга-2022”: иң матур сыер, иң җитез трактор, иң кәттә техника

Иң матур сыер, иң җитез трактор, иң кәттә техника һәм иң уңдырышлы культура. Татарстанда “Агроволга-2022” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә боларның барысын да күрергә мөмкин иде.

Өч көн барган чарада Россиянең 42 төбәгеннән, шулай ук Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядан, Австралиядән һәм Нидерландтан 415 компания катнашты. Алар авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү буенча яңа эшләнмәләрен тәкъдим итте. 48 гектар мәйданда тәҗрибә-күрсәтү кырлары оештырылган иде.

Күргәзмәнең беренче көннәрендә иң матур сыерны ачыкласалар, механизаторлар “Трактор-шоу” төбәк ярышларында трактор йөртү осталыкларын күрсәтте. Биредә шулай ук һөнәри осталык һәм иң яхшы ветеринар-ортопед конкурсы да узды. Мәсәлән, иң матур сыер өчен голштин токымлы 40 тана көч сынашты. Алар барысы да продуктивлыгы буенча дөнья һәм Европа дәрәҗәсенә ирешкән сөтлебикәләр иде.  Җиңүчене сайлаганда исә аның күпме сөт бирүе, гәүдәсе, тыгызлыгы, аяклары, җиленнәре һәм хәтта атлап йөрешләренә кадәр бәяләнде. Ә чемпион исеме Балтач районының “Кызыл Юл” кооперативы сыерына бирелде. Аның беренче тапкыр бозаулагач сөт бирү күләме 12,8 мең кг ны тәшкил итә икән. Икенче һәм өченче урыннарны Кукмара районының “Восток” һәм Мамадыш районының “Продовольственная программа” җәмгыяте сыерлары алды.  Моннан тыш, таналар иң нечкә бил, иң нәзакәтле йөреш, иң тигез арка линиясе, иң яхшы темперамент, тамашачылар мәхәббәтен яулау һәм башка шундый кызыклы номинацияләр өчен көрәште.

Кичә исә әлеге күргәзмәне Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз һәм башка җитәкчеләр карады. Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе оешмаларына автолавка һәм икмәк ташу өчен 16 автомобиль тапшырды. Ул авыл җирендә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру – өстенлекләрнең берсе булуын билгеләп узды.

– Авыл территорияләрендә барлык кирәкле дәүләт хезмәт күрсәтүләре булырга тиеш. Моңа халыкны күчмә сәүдә белән тәэмин итү дә керә, – диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бу эштә кулланучылар кооперациясе оешмалары зур роль уйный, алар турыдан-туры авыл кешеләре белән эшли.

– Без бу системаны саклап калдык. Бүген күчмә сәүдә итүне тәэмин итүче автомашиналар паркы 121 автомобильдән тора. Алар барысы да график буенча эшли, төрле ярдәм формалары гамәлгә ашырыла. Бу эш бик мөһим, – дип билгеләп узды Рөстәм  Миңнеханов.

Шуннан соң кунаклар белән бергәләп күргәзмә мәйданын карап, аны югары бәяләделәр. Дмитрий Патрушев Татарстанның күп юнәлешләрдә алдынгы урыннар биләвен билгеләп узды.

– Мондый зур чара икенче ел гына узса да, күргәзмә үзен яхшы яктан күрсәтте. Мәйданнарда агросәнәгать комплексындагы иң югары технологияләр тәкъдим ителгән. Ул файдалы эшлекле элемтәләр булдырырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Россия агросәнәгате үсә. Һәм Татарстан күп юнәлешләрдә югары позицияләрдә тора. Аерым алганда, сез коры һәм эшкәртелгән сөт җитештерү буенча алда барасыз. Һәм көнбагыш мае җитештерүдә беренче унлыкка керәсез. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерер өчен яхшы базагыз бар, – диде ул.

Министр тиздән авыл хуҗалыгы өчен мөһим чор – урып-җыю сезоны башлануына да басым ясады. Игенчеләргә уңышлар теләде һәм министрлыкның алга таба ярдәм итәчәген ышандырды.

Рөстәм Миңнеханов исә республиканың барлык программаларда да катнашуын әйтте һәм рәхмәтен белдерде.

– Безгә бик күп кунаклар килде, үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алар безне нәтиҗәле партнерлар буларак күрә, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү