Айгөл Бариева: «Мине ташлап китмә» дип Линарга ялвардым

Айгөл Бариева тормыш иптәше Линар Юсиповның үлгән көнен искә алып, гәйбәтләрдән котылу өчен барысын да социаль челтәрендә язып чыккан.

«2 июль көнне Линарым эшкә китте. Ул дежур иде. Линар отпускысын көтте. Аны марттан бирле ялга җибәрмәделәр. Мин аны үземчә «Димәк син бик кирәкле хезмәткәр», — дип юата идем. Аның ял итәсе, минем белән кая да булса барасы килә иде.

Көтеп алынган ялы 11 июльгә билгеләнде. Без путевкалар алдык. Дусларыбыз белән ул яраткан Святлогорскига барырга тиеш идек.

Ул көнне Линар төшкә кадәр дежур булды, аннан соң без аның икетуган абыйсының туган көненә киттек. Бөтен туганнар җыелды, инде күптән алай бергә утырганыбыз юк иде. Һәрвакыттагыча күп көлештек, сөйләштек.

Кич белән безгә китәргә туры килде – мин Әлдермеш авылында чыгыш ясадым. Линар мине анда алып барды, ике сәгать көтеп торды, аннан без өйгә кайтып киттек.

3 июль көнне кызым эшләре белән Чаллыга китте. Улыбыз Мәскәүдә, премьерага әзерләнә. Көне буе икәү генә булдык. Иртән кибеткә барып азык-төлекләр, аңа да, миңа да яңа аяк киеме алдык. Яңа ботинкасын бик ошатып алды, отпускка киеп барам дигән иде.

Өйгә кайтып төшке аш ашадык, ятып ял иттек.

14.00 сәгатьтә торып, йөрергә чыктык. Без аның белән шулай еш кына җәяү йөри идек. Кулга кул тотынышып…

Кабат Баумандагы кафега кереп кичке аш ашадык. Ул мине фотога төшерде (бу аның мине төшергән соңгы фотосы). Балалар турында сөйләштек, киләчәккә планнар кордык. Ул тизрәк ялга китәргә хыялланды һәм аны бик көтте.

19.00 сәгатьтә өйгә кайттык. Бергә чәй эчтек, җиләк ашадык, телевизор карадык.

22.00 сәгатьтә ятарга әзерләнеп йөрибез. Мин кызыма шалтыраттым. Ул Чаллыны чыктык, барысы да әйбәт диде. Шуны Линарга әйтергә дип аш бүлмәсенә чыккач аның нидер эзләвен күрдем.  «Ни булды?» –  дип сорыйм. «Күкрәктә нидер яна», — ди. «Йөрәгең авыртамы?» — дим. «Юк», — ди.

Кан басымын үлчәдем – 170/120. Ашыгыч ярдәм чакырттым, Линарга корвалол бирдем (өйдә башка берни юк, йөрәгенә зарланганы булмады)

Аны яткырдым да тормаска куштым. Ашыгыч ярдәм ун минут эчендә килеп җитте.

Алар үлчәгендә кан басымы инде 100/70 иде. ЭКГ ясадылар, капельница куйдылар. Мине бүлмәдән алып чыгып иремдә инфаркт икәнен, машинага алып төшер өчен тиз арада ир-атлар табарга кирәклеген әйттеләр.

Мин кычкыра-кычкыра һәр фатирга шакып ир-ат эзли башладым. Берничә кеше тапкач, кире өйгә йөгдем. Мине башка йокы бүлмәсенә кертмәделәр.

Истерика башланды, «Коткарыгыз аны» дип кычкырам, «Мине ташлап китмә» дип Линарга ялвардым.

Носилка алып килеп карават янына куйдылар. Линар үз аңында иде, төшеп ятты, сөйләште.

Яту белән зәңгәрләнде, тыны бетә башлады. Ашыгыч ярдәм йөрәкне эшләтә торган аппарат артыннан чапты. Шуннан соң алар йокы бүлмәсендә бик озак вакыт үзләре генә булды. Миңа ул минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Мин дога укыдым, еладым. Йөрәге эшләп киткәч, ир-атларга Линарны машинага алып төшәргә куштылар. 7 нче хастаханәгә тиз килеп җиттек.

Ашыгыч ярдәм машинасында Линарым бик авыр сулады, берничә мәртәбә косты. Хастаханәдә аны менә бу залга алып керделәр. Бик күп табиблар җыелды. Мин ике сәгать көттем һәм Ходайга ялвардым.

Әмма 00.20 табиб чыгып киң инфаркт булганын әйтте. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, әмма андый очракларда шанс юк икән…

Мин боларның барсын да гайбәт һәм уйлап чыгарылган сүзләр йөрмәсен өчен язам. Әгәр дә сезгә бу постны укуы кыен булса, гафу итегез. Башка мондый постлар булмаячак. Линарым ачык, киң күңелле, шаян кеше иде. Алга таба аның турында бары тик якты хатирәләр генә булыр», — дип яза ул телеграм каналында.


Фикер өстәү