Айгөл Бариева ире Линар үлеме белән бәйле сәер хәлне сөйләде

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов үлүе күп кеше өчен аяз көнне яшен суккан төсле булды. Җырчы үзе дә әлеге зур югалтуны авыр кичере хакында даими язып тора. Ул ире Линарны онытуларын теләми, нинди яхшы кеше булуын, аны сагынуын әйтә.

Айгөл Бариева шулай ук ире үлгәч бик сәер хәлгә юлыгуын әйтте.

Айгөл Бариева: «Мине ташлап китмә» дип Линарга ялвардым

«Бүген генә күрдем. Сәгатькә игътибар итегез әле. Түгәрәктәге барлык саннар да бер рәттә, ә 4 саны Линарга якынлашкан. Ул 4 июль көнне, төнге 12 тулып 20 минутта, ягъни шул ук 4 саны, вафат булды. Нәрсә бу? Моны ничек аңлатырга?» дип язган җырчы.


Фикер өстәү