Айгөл Бариева: «Линарның әнисенә ул командировкада дибез»

Кичә Айгөл Бариева ире Линар Юсипов рухына Коръән ашы уздырган. Мзҗлестән фот-видеоларны җырчы социаль челтәрләр дә күрсәтеп барган.

Мәҗлескә хатын-кызлар гына килгән. Алар арасында Айгөлнең туганнары, сәхнәдәшләре, ире яклап туганнар да булган.

Мәҗлес барышында һәр кеше Линарны искә алып сүз әйткән. Линарның әнисенең сеңлесе Зифа ханым апасының улы үлеме турында белмәвен дә әйткән. Ул авырый икән — хәтере дә начар, кайбер нечкәлекләрне хәтерләми дип аныклаган ул. Линарны сорый калса туган-тумачалар аны командировкада дип әйтергә ниятләгән.


Фикер өстәү